Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эшләүче пенсионерларга пенсия индексацияләү 2025 елның февраленнән яңартылачак

Бүген эшләүче пенсионерлар 7 миллион 800 меңнән артык.

Россия Хөкүмәте эшләүче пенсионерларга пенсия индексацияләүне киләсе 2025 елның 1 февраленнән яңарту өчен чаралар күрәчәк. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин үзенең урынбасарлары белән киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Бүген алар (эшләүче пенсионерлар — Т-И иск.) 7 миллион 800 меңнән артык. Мондый кешеләр зур тәҗрибә һәм белемгә ия, аларга базарда ихтыяҗ бар», — диде Премьер. Ул мондый пенсионерларга эшләүне дәвам итү мөмкинлеген бирүче шартлар булдыру мөһим, дип билгеләп үтте.

Хөкүмәт башлыгы вице-премьер Татьяна Голикованың пенсияләрне индексацияләү мәсьәләсен шәхси контрольгә алуын сорады. Голикова моңарчы Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән әлеге чараны гамәлгә ашыру өчен бюджетта җитәрлек акча бар, дип билгеләп үткән иде.

Мишустин шулай ук Дәүләт Думасы барлык кирәкле карарларны язгы сессиядә үк кабул итәчәк, дигән ышаныч белдерде. Ул «гражданнар нинди сумма алачагын һәм, әлбәттә, ул сумманың ничек килеп чыкканын аңласын өчен, исәпләү тәртибе буенча аңлату эше оештырырга» тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев