Эссе булу сәбәпле, Татарстанда кисәтү игълан ителде
Татарстанда яшәүчеләргә саклык чаралары үтәргә киңәш ителә.
Аномаль эссе көтелү сәбәпле, Татарстан Гидрометеорология үзәге шторм кисәтүе игълан итте. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, иртәгә көндез республика районнарында һава температурасы +34 градуска кадәр күтәреләчәк.
Татарстанда яшәүчеләргә саклык чаралары үтәргә, ягъни кояшта озак булудан сакланырга, җиңел кием кияргә, суны күбрәк эчәргә һәм кояш каты кыздыра торган сәгатьләрдә физик активлыкны мөмкин кадәр чикләргә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев