Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эшсез алабугалылар яңа һөнәрләрне бушлай үзләштерә ала

Һөнәрләрне «Мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты кысаларында алып була.

Алабуганың Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бушлай укыту өчен эшсез гражданнарны җыя. Исегезгә төшерәбез, «Мәшгульлеккә ярдәм итү» — дәүләт проекты, аның максаты — гражданнарга хезмәт базарында квалификацияләрен һәм ихтыяҗларын арттырырга, һөнәрен үзгәртергә, шәхси эшмәкәр (ИП) яки үзмәшгуль буларак үз эшләрен ачарга ярдәм итү.

Якын арада түбәндәге белгечлекләргә укырга мөмкин:

  • 4нче разрядлы каравылчы
  • котельный операторы
  • АЗС операторы
  • кладовщик
  • логист
  • бухгалтер учеты һәм салым белгече
  • тырнак ясау сервисы белгече.

Әгәр дә сез нинди дә булса яңа һөнәр үзләштерергә телисез икән, Спас урамы, 5 нче йорт адресы буенча урнашкан Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев