Этләре котыру чиреннән үлгәннән соң Алабугада яшәүче гаилә вакцинация үтәргә мәҗбүр
Хуҗа кеше, прививка ясатмаган этен урамга чыгарган, эт котыру чирен йоктырган.
Вакыйга Солнечный тыкрыгындагы шәхси йортта булды, дип хәбәр итте Алабуга ветеринария берләшмәсе башлыгы Нияз Сөнгатуллин. Хуҗа кеше вакцинация ясалмаган этен урамга чыгарган. Караусыз калган эт котыру чире белән авыручы кыргый төлке белән очрашкан, нәтиҗәдә бу куркыныч чирне йоктырган. Өенә кайткач, эт үлә.
Чакырылган ветеринарлар куркыныч авыруны диагностикалый һәм бөтен гаиләгә прививка ясатырга киңәш итә. Шулай ук ваемсыз хуҗалар 2500 сум штраф түләргә тиеш булачак. Моннан тыш, хәзер дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләре күрше-тирә ишегалларын әйләнеп чыга һәм барлык йорт хайваннарына — этләргә дә, мәчеләргә дә котырудан прививкалар ясый.
Нияз Сөнгатуллин шәһәр халкына вакцинация кирәклеге турында искәртте, шулай ук хайваннарга урамнар буйлап күзәтүсез йөрергә ярамый, дип ассызыклады.
Алабуга районы башлыгы үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, Алабугада котыру авыруы теркәлү сәбәпле, бүген Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең профильле ведомстволар, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашында чираттан тыш утырышы узды.
Йорт хайваннарын чиплау һәм вакцинацияләү, ферма тирәли киртәләр төзү буенча эшне көчәйтергә һәм йортта яшәүче хайваннарны караусыз урамга чыгаруга юл куймаска кирәк, — дип яза Рөстәм Нуриев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев