Алабугалыларга этләрне чиплаштыру кагыйдәләре турында сөйләделәр
Бу хакта закон ел башыннан гамәлгә кертелде.

Татарстан Хөкүмәте 2025 елның 1 гыйнварыннан республикада этләрне мәҗбүри теркәүне кертте. Тиешле карар ТР премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланган һәм республика Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган.
Бу документ нигезендә, эт хуҗалары үзләренең хайваннарын (токымына бәйсез), туганнан соң өч айдан да соңга калмыйча, теркәргә тиеш. Әгәр эт билгеләнгән яшьтән өлкәнрәк булса, хуҗасы аны сатып алганнан соң 30 көн эчендә теркәргә тиеш. Республикада вакытлыча булган этне теркәргә кирәкми, әмма ул төбәктә 30 көннән дә озаграк булмаска тиеш.
Теркәлү ничек бара? Ул ике этапны үз эченә ала: этне чиплаштыру һәм хайван мәгълүматларын дәүләт мәгълүмат системасына кертү. Чипны эт хуҗалары теләсә кайсы ветеринария клиникасында сатып алып, куйдыра ала, әмма исәпкә кую процедурасы ветеринария идарәләрендә генә эшләнә.
Алабуга дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветүзәгендә сөйләүләренчә, әгәр эт хуҗасы аны чиплаган икән, аңа бары тик Дәүләт ветклиникасы бинасына (Азин урамы, 155) килеп, үзенең хайванын "Хорриот"та теркәүне сорыйсы гына кала. Бу — хайваннарны идентификацияләү һәм исәпкә алу турындагы мәгълүматның федераль реестры. Моның өчен этнең кушаматын, яшен, җенесен, токымын, төсен һәм тоту шартларын әйтергә кирәк булачак. Моннан тыш, эт хуҗасына паспорт, ИНН һәм СНИЛС кебек документлар күрсәтергә кирәк булачак.
Алабуга дәүләт ветклиникасында чиплау һәм учетка кую бергә — 762 сумга төшә.
Ветеринария берләшмәсе мәгълүматлары буенча, 20 гыйнварга әлеге хезмәтне сорап аларга инде егермеләп эт хуҗасы мөрәҗәгать иткән, әмма әлегә шәһәр халкы гына. Район халкы әле хайваннарны теркәмәгән, бу аңлашыла да — анда бирегә китерү кыен булган эре хайваннарны тотуны өстен күрәләр. Әмма проблема участок ветеринарлары ярдәмендә хәл ителер, мөгаен, диләр ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре.
— Мин әлегә этебезгә чип куяргамы-юкмы икәнен хәл итмәдем,— ди Нина, Алиса кушаматлы сөйкемле чихуахуа хуҗасы. Миңа калса, әлеге закон кешеләр этләрен уйнап туйгач, урамда ташлап калдырмасыннар өчен кабул ителгән. Минем Алисаның ветеринария паспорты бар, аңа прививка ясатылган һәм ул стерильләштерелгән, мин аны беркайчан да ялгызын гына урамга җибәрмим.
Ирина исемле ханым, һичшиксез, үзенең кечкенә, сөйкемле йоркшир терьерын теркәргә планлаштыра.
— Иң мөһиме — бу эшкә вакыт табу: без тиешле ветклиникадан ерак торабыз, өстәвенә, кечкенә кызым да бар.
Әлегә этне теркәүдән баш тарткан өчен җәза бирмиләр. Ләкин бу озакка түгелдер, мөгаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев