Евгений Дятлов яшь актерларга “борынны салындырмаска һәм калын кесәле абыйлар эзләмәскә” киңәш бирде
90 нчы еллардан бирле Россия актерларының тормышы нык үзгәрде - проектлар саны бихисап һәм көндәшлек тә шактый зур.
Актер һәм җырчы Евгений Дятлов яшь артистларга беркайчан да бирешмәскә киңәш итте, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
“Хәзер барысын да бик тиз эшләргә кирәк. Мөмкинлегең бар икән, тот та эшләп кара,100% ка. Килеп чыкмаса - тагын бер кат эшлә. Күңел төшенкелегенә бирелергә, борын салындырып йөрергә ярамый, калын кесәле абыйларны да эзләргә кирәкми, бары тик үзеңә тырышырга,” - ди Дятлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев