Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фәрит Мөхәммәтшин хатын-кызларны 8 март белән котлады

«Без Татарстан хатын-кызлары белән горурланабыз», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән тәбрикләде, дип яза Татар-информ.

«Кадерле һәм сөекле хатын-кызларыбыз! Сез — иң яхшылары. Бәйгеләрдә дә җиңәсез, эшегездә дә алдынгылар, гаиләгезне дә ныгытасыз, тылны да саклыйсыз, балаларны да тәрбиялисез. Бу чара —Татарстан өчен традицион очрашу. Бу — республикада хатын-кызларыбызга булган мөнәсәбәтнең визит карточкасы. Сезне чын күңелдән тәбрик итәм. Тормышыгызда якты көннәр, бәхетле мизгелләр, зур уңышлар, исәнлек-саулык телим», — диде Фәрит Мөхәммәтшин, җиңүчеләрне сәламләп.

Дәүләт Советы Рәисе хатын-кызларның җәмгыятьнең төрле өлкәләренә керткән өлешен бәяләп бетергесез булуны әйтте. «Без Татарстан хатын-кызлары белән горурланабыз», — диде ул.

«Авыр вакытлар булуга карамастан, әниләребез, сеңелләребез, хатыннарыбыз, кызларыбыз икътисадта, сәясәттә, сәламәтлек саклауда, фәндә һәм мәдәнияттә актив катнашалар. Сезнең талант һәм профессиональлек, иҗади энергия һәм инициатива булмаса, безнең тормышның бу һәм башка өлкәләре булмас иде. Ветераннарыбызга аерым рәхмәт белдерәм. Алар катлаулы елларда республикабызның тыныч һәм эзлекле үсеш өчен нигез булдырган кешеләр», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук хатын-кызларның гаиләдәге гореф-гадәтләрне, патриотлыкны саклаучы һәм үстерүчеләр булуын билгеләп үтте. 

«Сездә, без ир-атларда булмаган эчкерсезлек, кискен ситуацияне йомшарта белү, барысына да туры килә торган чишелеш табу көче бар. Сез өйдә дә, эштә дә дипломатлар. Сез безгә караганда күбрәк. Республикада сез 63 процент, без — илледән кимрәк. Бу безнең сайлау мөмкинлеге күп дигәнне аңлата, ә сездә — конкуренция. Ул шулай булырга тиеш тә, хатын-кызлар күбрәк булырга тиеш. Алар — гаиләдәге гореф-гадәтләрне, патриотлыкны саклаучылар. Ул горурлык һәм патриотлык хисен балаларыгыз, оныкларыгызга да күчерегез», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев