Ферма өчен инвесторлар, мәктәпне ремонтлау һәм чиркәүне торгызу проекты: Бехтеровода халык җыены үтте
Бехтерево авыл җирлеге башлыгы Николай Кусаев узган елгы эш йомгаклары һәм планнары турында сөйләде.
Сессиядә АМР башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты. Ул ассызыклаганча, безнең район республика буенча социаль-икътисадый үсеш рейтингында беренче урынны алды.
Шәһәр һәм авыл урамнарын, юлларны һәм коммуналь челтәрләрне масштаблы ремонтлау, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, Алабуганың тарихи өлешен үстерү, яңа объектлар төзү һәм булганнарын ремонтлау дәвам итәчәк. Агросәнәгать секторы үсә, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендә белгечләр җәлеп итү буенча программалар эшли. Башлык билгеләп үткәнчә, ике инвестор терлекчелекне үстерү өчен Бехтереводагы ташландык ферманы реконструкцияләү белән шөгыльләнәчәк.
Шулай ук Рөстәм Нуриев район эшмәкәрләренә эшләре һәм спортка зур ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Аерым алганда, Леонид Барышев һәм Вадим Махеев, йөзү буенча «Всеобуч» поекты мисалында чаңгы буенча гомуми уку программасын әзерлиләр.
Николай Кусаев сөйләвенчә, Бехтерево һәм Гаридан 110 бала белем ала торган авыл мәктәбе 2026 елга капиталь ремонт федераль программасына кертелгән. «Безнең ишегалды» программасына Гусев урамындагы 25 нче йорт кертелгән. Широкая урамындагы юлга асфальт җәю, Бехтерево һәм Гари урамнарындагы яктырткычларны ремонтлау планлаштырыла. 2025 елның декабрендә югары тизлекле интернет өчен оптоволокно үткәрелде, абонентларны тоташтыру төгәлләнә.
Үзара салым программасы кысаларында 2026 елда Бехтеревода Тарловская урамының бер өлешенә асфальт җәю һәм татар зиратына тагын бер өлеш койма кую планлаштырылган. Планда чиркәү, Яшел, Смычка урамнарындагы суүткәргечләрне капиталь ремонтлау. Моннан тыш, авылда туган Олег Сафронов үз инициативасы белән Бехтеревода Петр һәм Павел чиркәвен торгызу проектын әзерләгән. Яздан торгызу эшләрен башлау күздә тотыла.
Шулай ук җыелганнарга йортларда һәм фатирларда янгын хәбәрчеләре урнаштыру, урманнарда янгын куркынычсызлыгы турында искә төшерделәр.
Сессия башланыр алдыннан Рөстәм Нуриев авыл халкын кабул итте һәм аларның балалар бакчасын ремонтлау, урамнарга юл өслеге салу, су турындагы сорауларына җаваплар бирде. Болар барысы да киләсе елга башлангыч планнарга кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев