Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фермерларны агротуризмны үстерергә өйрәтәчәкләр

Онлайн-укыту барлык теләүчеләр өчен бушлай үткәрелә.

Виртуаль практикум «Свое Родное. За городом» платформасы базасында барлыкка килде. Аның ярдәмендә кулланучылар агротуризм бизнесын камилләштерә яки аны башлап җибәрергә мөмкин. Онлайн-укыту барлык теләүчеләр өчен бушлай үткәрелә.

Виртуаль практикум — берничә блоктан торучы комплекслы цифрлы сервис:

• авыл туризмын үстерергә теләп тә, бу эшне нидән башларга кирәклеген белмәүчеләр өчен яхшы мәктәп;

* барлыкка килгән барлык мәсьәләләр буенча һөнәри ярдәм;

* меңләгән потенциаль туристлар күрергә мөмкин булган туристик тәкъдимнәр урнаштыру платформасы.

Россиядә агротуризм көннән-көн популярлаша. Илдә 3 500дән артык кунак йорты, 1000гә якын фермер хуҗалыгы һәм 10 000 тирәсе башка авыл туризмы объекты (һөнәрчелек йортлары, авыл музейлары, мәдәни һәм ял үзәкләре) эшли. 

Кулланучыларга фермер продуктларын әзерләү буенча мастер-класслар, дегустацияләр, фермалар буенча экскурсияләрдә булу мөмкинлеге бар. Экспертлар бәяләвенчә, Россиядә агротуризм үсешенең потенциаль финанс эффекты елына 55 млрд.сумга кадәр тәшкил итә, авыл җирлегенә сәяхәтчеләр саны елына 8 млн. кешегә җитәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев