Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Февральнең ун көнендә Алабугада бер айлык кар яуган

Синоптиклар фаразынча, кар әле алдагы көннәрдә дә явачак.

Сүз уңаеннан, шундый кыш 2010 елда күзәтелде. 2011 елның декабре дә бик карлы килгән иде — ул чакта бер төндә 14 мм кар төште. «Шуның кадәр үк күләмдә кар декабрьнең 15 көнендә төште», — ди Алабуга метеостанция хезмәткәрләре.

Быелгы кыш үзен күрсәтте, февральнең ун көнендә генә дә 35,2 мм кар яуган инде, аның айлык күләме 30 мм тәшкил итә. 

Алабугада декабрьдә 44,3 мм кар төшкән, нормада — 42 мм, гыйнварда — 75,1 мм (норма — 40). Гидрометцентрның «ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ башлыгы Феликс Гоголь шундый мәгълүмат бирде. 

Февраль өчен тиешле кар катламының биеклеге 42 см тәшкил итә, Алабугада исә бу күрсәткеч 74 сантиметрга җиткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев