Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Фронт өчен самолетлардан алып МХО өчен сеткаларга кадәр: Морт авылының көчле тылы

Бу атнада илебез Волонтерлар көнен билгеләп үтте. Редакциягә Морт авылыннан хат килеп иреште. Авыл халкы, Бөек Ватан сугышы елларында салынган традицияләрне дәвам итеп, инде менә дүртенче ел рәттән фронтка ярдәм итә.

Быел илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Җиңүнең фронтта да, тылда да нинди югалтулар, тырышылыклар белән ирешелгәнлеген аңлыйбыз. Ул дәһшәтле сугыш елларында безнең авылдашларыбыз югалып калмый, фронт белән тылны якынайту өчен зур тырышлык куя.

«Сталинский путь» газетасында кече лейтенант Сабирҗан Гыйззәтуллинның якташларга фронттан язган хаты бастырыла. Анда менә мондый юллар бар «... Кадерле якташлар! Без газета һәм хатлар аша сезнең тылда бар көчегезгә тырышып эшләвегез, фронтка ярдәмне көннән-көн көчәйтүегез турында ишетеп торабыз. Бу бик яхшы. Ләкин дошманны тизрәк тар-мар итү өчен без үзебезнең көчләребезне, мөмкинлекләребезне тагы да ныграк тупларга тиешбез. Моны сез аңлыйсыз. Шуңа күрә дә постларыгызда тагы да, моңа кадәр булганга караганда да тырышыбрак эшләгез! Хезмәт дисциплинасын ныгытыгыз! Фронтка ярдәмне тагын да көчәйтегез!» — дип мөрәҗәгать итә ул якташларга район газетасы аша.

Шулай ук 1942 елда колхозчылар самолетлар төзү өчен 150 мең сум акча җыеп ярдәм фондына тапшыра. Ә 1943 елда оккупациядән азат ителгәч Сталинград шәһәренә «үле шәһәр» дигән ярлык тагыла. Әмма халык шәһәрне торгызу кирәклеген хуплый. Шул исәптән Алабуга районы да ярдәмнән читтә калмый. 1943 елның 15 мартында Морт авылы халкы «Азат ителгән Сталинград районнарына ярдәм итик» дигән мөрәҗәгать белән чыга. Беренчеләрдән булып мортлылар 10 сыер, 21 сарык, 3 кәҗә, 50 куян, 2 сабан,1 тырма барлап ярдәм фондына тапшыра. Менә шулай минем авылдашларым куркыныч янаганда, ярдәм кирәк булганда, бер йодрык булып берләшүгә сәләтле.

Махсус хәрби операция башлангач та, мобилизация буенча хәрби бурычларын үтәргә киткән авылыбыз егетләренә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә карар кабул итте авылым халкы. Инде 2022 елның 30 сентябрендә «Ярдәм янәшә» дип, планнар корып, тиз арада җылы оекбашлар, азык-төлек, башка кирәк-яраклар туплау башланды. Менә хәзер дүртенче ел инде шушы юнәлештә эш алып барабыз. Бар эшне оештыру, башкару эшендә яшьләре җиде дистә тирәсендә булган 12 хатын-кыз бер команда буларак тупланды. Вакыт үткән саен алда торган бурычлар да, эш төрләре дә үзгәрә, билгеле. Шулай да төп максат — алгы сызыкта булган егетләрнең хәлләрен җиңеләйтү, гомерләрен сакларга ярдәм итү. Безнең өчен иң җаваплы, авыр эшләрнең берсе — маскировка сеткаларын үрү. Шушы көннәрдә без үргән сеткалар саны 1000 данәгә җитә, ул 18000 квадрат метр дигән сүз. Бу сеткалар күпме хәрби техниканы капларга, блиндажларны, юлларны сакларга җитәдер, ансын мин төгәл генә әйтә алмыйм, ә менә аларга сорау көннән-көн арта гына бара.

Авыл халкы белән берлектә «Җылы оекбашлар», «Солдатка посылка», «Йорт тукмачы», «Авылдан чәк-чәк», «Йөрәк җылым — яралы солдатларга» һәм тагын шундый исемнәр белән ярдәм төрләрен үзгәртеп торабыз. Генератор, дизель ягулыгы белән эшләүче җылыткыч, машина тәгәрмәчләре, балыкчы ятмәләре, инвалид коляскасы, 50 килограмм бал, ит консервалары, җылы оекбашлар, эчке киемнәр, аяк киемнәре, перчаткалар (аларнын саны инде берничә меңәрләп) төрле адреслар белән егетләргә барып иреште. Госпитальгә яралы солдатлар өчен матрас, мендәр, одеяллар, медикаментлар, тегелгән урын-җир кирәк-яраклары, чәй-кофе һәм башка ризыклар белән бер газель машинасы гуманитар ярдәм туплап озаттык. Гуманитар ярдәмнең төрләре яңарып тора, егетләргә пакетларда коры аш әзерләүче командалар шактый, ә без инде аларны авылдан даими рәвештә яшелчәләр белән тәэмин итәбез. Шуны да әйтергә кирәк, бу ярдәмне җыйнауга чит җирләрдә яшәүче авылдашлар да кушыла. Шунысы күңелгә рәхәтлек бирә, өлкән буын гына түгел, яшьләр дә бик актив бу мәсьәләдә.

Йомгаклап әйтәсе килгән сүзем шул: Морт авылында изге күңелле, ярдәмчел кешеләр яши. Ярдәм итү — ул изге эш, бигрәк тә дәвамлы булганда. Шушы изге эшкә катнашып һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Авылдашларым үзләренең ярдәме белән бүген илебез иминлеген саклаучы егетләргә зур таяныч буларак, яшәргә көч-куәт, ышаныч өстиләр.

Дүртенче ел рәттән гуманитар ярдәм җыюда катнашкан авылдашларымның һәммәсенә ихлас рәхмәтләремне ирештерәм.

Кадрия Салимова, Морт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев