Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннарда иминлек чаралары турында искә төшерә
Республика халкына җылы киенергә, мөмкинлек булса, бөтенләй урамга чыкмаска киңәш ителә, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Салкында тик басып тормаска, гел хәрәкәт итәргә тырышырга кирәк. Борын белән әкрен һәм өстән-өстән генә сулыш алу яхшырак.
Йөрәк-кан тамырлары системасына авырлык китермәс өчен, салкыннан өйгә кайткач та кайнар чәй эчәргә, эссе мунча керергә ярамый, организм 20-30 минут дәвамында җайлашсын.
Янгыннар чыкмасын өчен, электр җылыткычларының заводта җитештерелгәннәрен генә кулланырга, мичләрне күзәтеп торырга кирәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев