Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Галимнәр 2024 ел иң эссе ел булырга мөмкин дип фаразлый

Беренче чиратта, әлбәттә, климат үзгәреше гаепле.

Эль-Ниньо табигый феномены фонында температура күтәрелү аркасында быел күзәтүләр тарихында иң эссе ел булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» сайтында хәбәр ителә.

Мәсәлән, 2023 елда уртача күрсәткеч индустриальләшүгә кадәрге чорга (XVIII гасырга кадәр) караганда якынча 1,4 градус Цельсий югарырак булган. Экспертлар бәяләвенчә, быел температура 1,3-1,6 градуска күтәреләчәк.

«Беренче чиратта, әлбәттә, климат үзгәреше гаепле. Казылма ягулыкларны яндыру атмосферада парник газлары күләмен арттыра, ул исә уртача глобаль температураның күтәрелүенә китерә», — дип аңлатыла мәкаләдә.

Икенче зур сәбәп дип галимнәр Эль-Ниньо табигый феноменын атыйлар, аңа Тын океанның экваториаль өлешендә су өслегендә температураның аномаль күтәрелүе хас.

Океанны модельләштерү буенча «[C]Worthy» коммерцияле булмаган оешмасы белгече Улла Хид белдергәнчә, Эль-Ниньо эшчәнлеге озаграк дәвам иткән саен, Тын океан һәм аның өстендәге һава ныграк җылына бара. Океанны һәм атмосфераны тикшерү милли идарәсе белгече Майкл Макфэден төгәллек керткәнчә, иң югары ноктага җитәр өчен Эль-Ниньога берничә ай кирәк, шуңа күрә Тын океанның җылынуы һәм җир өстендәге температураның күтәрелүе арасында тоткарлык булырга мөмкин.

«Башкача әйткәндә, Эль-Ниньоның икенче елы беренчесеннән эссерәк булачак», — дип билгеләп үтә Bloomberg.

Метеоролог Петтери Таалас фикеренчә, 2024 ел тагын да эссе булачак, ә корылык яки су басу очраклары ешаячак кына. Мәсәлән, узган ел Үзәк Америкада коры һава торышы Панама каналын туендырган Гатун күле коруына китергән инде.

Нидерланд Король метеорология институты климатологы Викки Томпсон әйтүенчә, узган ел югары температура аркасында диңгез бозының шактый өлеше эрегән, ә ул Төньяк Атлантика аша агымны үзгәртергә мөмкин. Нәтиҗәдә, Европада давыллар көчәя яки яңа урыннарда барлыкка килергә мөмкин, дип өсти ул.

Моннан тыш, Эль-Ниньо феномены аркасында авыл хуҗалыгы өлкәсенә нык тәэсир итә торган үзгәрешләр булачак. Шулай ук, мәсәлән, Канада һәм АКШта урман янгыннары белән бәйле хәлне начарлатачак, дип саный белгечләр.

Климат системасында кешелек, мөгаен, ниндидер кискен үзгәрешләр кичергәндер, дип нәтиҗә ясый Bloomberg.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Бөтендөнья метеорология оешмасы фаразлавынча, киләсе биш елда глобаль температура рекордлы югары дәрәҗәгә җитәргә мөмкин. Антропоген фактор, ягъни парник газлары, шулай ук табигый шартлар, шул исәптән Эль-Ниньо феномены шуңа китерәчәк. Ул планетаның уртача температурасына гына түгел, ә явым-төшем режимына да тәэсир итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев