Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Гари авылында йорт хайваннарына вакцинация үткәрделәр

Район буенча котыру авыруына каршы вакцинаны мең ярымга якын йорт хайванына ясаганнар.

Узган шимбәдә авыл халкы Алабуга ветеринария хезмәте хезмәткәрләрен йорт мәчеләренә һәм этләренә котырудан профилактик прививка ясарга чакырды.

Ветеринария табибы Дамир Мансуров хәбәр иткәнчә, район буенча котыру авыруына каршы вакцинацияне мең ярымга якын йорт хайваны узган — бу гомуми санның 2/3 өлеше.

Искәртеп узабыз, узган айларда Алабуга районында котыру авырулы кыргый хайваннар табылу сәбәпле, берничә тапкыр карантин кертелде. Соңгы очрак инде шәһәрдә булды.

Песиләрегезне һәм этләрегезне караусыз калдырмагыз. Әгәр ниндидер хайван аларны тешләсә, шундук ветеринария табибларына шалтыратыгыз. Хайванны карантинга ябачаклар. Һәм ел саен котыру авырынна прививка ясатырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев