Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Газета укучылар өчен анкета: «Алабуга нуры» алабугалыларны редакция эшенә үз тәкъдимнәрен кертергә чакыра.

Максатыбыз — сезнең белән хезмәттәшлек бәрабәренә газетаны матуррак, ихтыяҗлырак итү.

Газетабызның эчтәлеген һәм күренешен үзгәртергә телибез, анда сезнең һәрберегез үзенә файдалы, кызыклы, мөһим мәгълүмат табарлык булсын. Менә шуңа да редакциягә газета һәм андагы язмалар турында сезнең фикерегезне белү бик әһәмиятле. Сездән анкета сорауларына җавап бирүегезне үтенәбез.

Сезнең җаваплар һәм теләкләр исәпкә алыныр, газетабызны тагын да кызыклырак, укучыга тагын да якынрак итәргә булышыр.

Анкетаны онлайн, QR-код буенча, шулай ук WORD форматында алып тутырырга, редакциягә китерергә яисә электрон почта аша тапшырып була.
Тутырылган анкетаны җибәрү өчен адрес: ТР, Алабуга ш., Төзүчеләр ур., 16 «а», «Новая Кама», «Алабуга нуры» газеталары редакциясе, «Анкета» дип куярга.

Анкетаны турыдан-туры редакциягә алып килергә яисә e-mail буенча new-kama@bk.ru электрон адреска җибәрергә мөмкин.

Шунысы да бар, укучылар арасында бүләк уйнатылачак. Җавап язылган анкеталарны җибәрүчеләрдән сайлап алынган очраклы биш кешене редакция 2024 елның беренче яртысына альтернатив рәвештә газетага яздыра.

Җаваплар һәм хезмәттәшлек өчен алдан ук рәхмәт! 

Хөрмәт белән, «Алабуга» нуры газетасы хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев