Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Георгий паркында йорт хайваннарын йөртү мәйданчыгындагы койма югарырак булачак

Бер эт тә сикереп чыкмаячак.

Шәһәр хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшмәдә Георгий паркында этләр йөртү өчен билгеләнгән мәйданчык турында мәсьәлә күтәрелде. Алабуга башлыгының игътибарын бу территориянең койма биеклеге җитәрлек дәрәҗәдә куркынычсыз булмавына юнәлттеләр. Бу проблема бигрәк тә кыш көне актуаль — кар көртләре аркасында койма метр ярымнан артмый, шулай булгач шактый эре һәм агрессив эт аны җиңел генә сикереп чыга ала.

Кешеләрне куркынычсызландыру өчен, мәйданчыкның коймасын бераз «үстерергә» карар кылынды. Ләкин моны җәйгә якынрак эшләп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев