«Геройлар янәшә» бәйгесенең лонг-листына кергән әсәрләр билгеле
Конкурска барлыгы 136 эш кергән, шуларның 14е конкурс нигезләмәсенә туры килмәү сәбәпле кире кагылган.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сайтында патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшәдә» ачык әдәби конкурсының лонг — листы урнаштырылган.
Конкурс эшләре 2024 елның 12 ноябреннән 2025 елның 30 апреленә кадәр кабул ителде.
Конкурска барлыгы 136 эш кергән, шуларның 14е конкурс нигезләмәсенә туры килмәү сәбәпле кире кагылган.
95 эш модерацияне уңышлы узган һәм конкурс комиссиясе тарафыннан карауга кертелгән.
Әлеге лонг-листта әсәрләрнең исемнәре генә урнаштырылган, авторларның исемнәре күрсәтелмәгән. Конкурс комиссиясе каравына әлеге эшләр авторлар турында белешмәләрсез тапшырыла. Тулы исемлек белән сылтама аша танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев