Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гидрометеоүзәк алдагы биш көндә аномаль җылы һава торышы булачагын вәгъдә итте

Европа өлешендә аномалия нормадан — 4-12, Азия өлешендә 4-7 градуска югарырак булачак.

Алдагы биш көндә Россиядә гадәти булмаган җылы һава торышы көтелә. Әйтик, Европа өлешендә аномалия нормадан — 4-12, Азия өлешендә 4-7 градуска югарырак булачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Россиядә алдагы биш көндә температурага бәйле вазгыять тыныч — аномалия уңай. Илнең Азия өлешендә температура нормадан — 8-12, ә Европа территориясендә 4-7 градуска югарырак булачак», — диде белгеч.

Ул билгеләп үткәнчә, 3 февральдән аномалия көчәячәк һәм тагын да җылытачак: илнең Азия өлешендә ул 16 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев