Гөлзада Руденко Алабугада Борис Березовскийның VII фестиваленең быелгы үзенчәлекләре турында сөйләде
10 июльдән 13 июльгә кадәр Шишкин буаларында Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» VII Халыкара фестивале узачак.
Елның әһәмиятле мәдәни вакыйгасына кадәр ике айдан азрак вакыт калып килә. 10 июльдән 13 июльгә кадәр Шишкин буаларында Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» VII Халыкара фестивале узачак.
АДМЯ генераль директоры Гөлзада Руденко әлеге искиткеч музыкаль бәйрәмнең кайбер үзенчәлекләре турында сөйләде.
— Гөлзада Рәкыйповна, быел нинди күренекле кешеләрнең килүе көтелә? Фестивальнең нинди традицияләре сакланачак?
— ТР дәүләт академия симфоник оркестрының килүе көтелә. Бу — инде төгәл билгеле факт. АМР башлыгы Рөстәм Нуриев, РФ һәм ТР атказанган артисткасы Аида Гарифуллинаны фестивальгә тагын бер кат чакырып, алабугалыларга зур бүләк ясый. Саксофонист, композитор һәм продюсер, РФ халык артисты, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Игорь Бутманның джаз коллективы килү белән бәйле барлык чыгымнарны да тулысынча Леонид Барышев каплый. Россия пианисты һәм джаз импровизаторы Олег Аккуратов та килүен раслады. Бу башкаручылар фестивальнең беренче көнендә, 10 июльдә чыгыш ясый. Быел сәнгать җитәкчесе буларак, бер көнне тулысынча Игорь Лерман (11 июль), 12 июльне сәнгать җитәкчесе буларак ТР халык артисты Миләүшә Таминдарова үз өстенә ала. Фестиваль вакытында ТР Камера хоры һәм «Ну-ка, все вместе» Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе Казан шәһәренең малайлар капелласы (җит. Д. Железнов) чыгышы көтелә. JIVE төркеме чыгыш ясаячак. Җанатарларны Зур театр солисты Алексей Тихомиров, Мариинка примасы Айгөл Хисмәтуллина, Терем-квартет һәм «Растрелли» виолончель квартеты (Санкт-Петербург) сөендерәчәк. Әлбәттә, якташыбыз Айдар Сәлахов һәм «Фыняф» фолк-классика бэнды (Мәскәү) киләчәк. Гомумән алганда, 250ләп башкаручы көтелә.
— Оештыручылар нинди яңалыклар әзерли?
‒ Быел Россиянең 6 танылган шагыйре җәлеп ителә. Алар бездә онытылмаслык очрашулар уздырачак. Борис Березовский фестивале кысаларында РФ Атказанган сәнгать эшлеклесе Влад Маленко шигъри кунакханә оештыра. Алар өчен мәйданчык итеп Көмеш гасыр китапханәсе һәм А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә сайланды. Танылган шагыйрьләр белән аралашу 4 фестиваль көне буена дәвам итәчәк.
Тагын бер яңалык бар. Безгә Милләтләр театры театраль локацияләрдән тыш 4 спектакль эскизын булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Эскизлар Алабуга музейларында урнашачак. Катнашучылар моны нәкъ менә «Җәйге кичләр» кысаларында эшләргә тели. Тамашачылар бер локациядән икенчесенә йөреп, актерларның уйнавы белән ләззәтләнә алачак. 4 режиссер килер дип планлаштырабыз. Спектакльләрне «Мастеровые» театры (Чаллы), Яшь тамашачы театры (ТЮЗ — Түбән Кама) һәм И. А. Баталов исемендәге драма театры (Бөгелмә) актерлары куя. Спектакльләр фестиваль көннәрендә көндез барачак. Режиссерлар Мәскәүдән килә һәм әгәр танылган актер Евгений Миронов бу көннәрдә буш булса, ул да Алабугага эләгергә тырышачак. Чын сәнгать бәйрәме килеп чыгачак: монда музыкаль тамашалар да, шигъри клуб та, театраль үрелешләр дә көтелә.
Тагын бер яңалык. «Воля-волюшка», «Фыняф» кебек фольклор коллективларына кичкә кадәр калырга вакыты булмаган туристлар алдында чыгыш ясарга мөмкинлек бирәчәкбез. Бу максаттан Ленин мәйданында кыска концертлар оештырылачак. Шулай ук туристлар килә торган теплоходларны тромбон яки альп мөгезе кебек гадәти булмаган музыка кораллары һәм фольклор җырлар белән каршы алу теләге бар.
— Балалар өчен мастер-класслар буламы?
— Мастер-класслар Әнвәр Бакиров исемендәге 1 нче музыка мәктәбендә оештырылачак. Аларны кем үткәрәчәген билгелисе генә калды. Мондый дәресләр — шулай ук традиция. Бу да какшамас.
— Борис Березовский фестивале тулаем туристлар агымына ничек йогынты ясый?
— Алабугага матур урында, матур шартларда матур музыка тыңларга теләүчеләр бөтен Россиядән килә. Мин аралашкан кешеләр аның рухи яктан бик бай булуын билгели. Барысына да табигатьтә музыка белән ләззәтләнү мөмкинлеге ошый. Кешеләр үзләре белән пледлар, термослар алып килә — бу исә фестивальгә аерым бер җылылык өсти. Ләкин, бу очракта гастрономия иң мөһиме түгел. Безнең фестиваль — тулысынча мөстәкыйль. Монда да кешеләр туклана, рухи ризык белән туена, музыка белән тулыша. Бу Татарстан өчен зур вакыйга, башка музыкаль проектлардан үзенең форматы (open-air — ачык һавада) белән аерылып тора һәм концерт программаларына бушлай йөрүне һәм табигать белән гармонияле бердәмлекне күздә тота. Килегез һәм ләззәтләнегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев