Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Госуслуги.дом: алабугалылар өчен уңайлы яңа платформа

Алабугалылар «Госуслуги.дом» электрон платформасының актив кулланучыларына әйләнәчәк.

Торак милекчеләре өчен рәсми сервисның файдасы турында «Домуправ 3» ИК директоры Екатерина Биктемирова сөйләде.

— «Госуслуги.дом» платформасында теркәлгән алабугалылар үз йортлары, фатирлары счетчиклары буенча түләүләрне карый, сораулар бирә, шикаятьләр яза, идарәче компанияләр эшенә кагылышлы гаризалар бирә ала. Моннан тыш, сервис ярдәмендә капиталь ремонт буенча мөрәҗәгатьләр җибәрергә һәм җавап алырга мөмкин, — дип аңлатты Екатерина Марат кызы.

Хәзер теркәлгән кулланучылар өчен ТКХ ГИС электрон мәйданчыгы базасында («Госуслуги.дом»да) электрон җыелышлар үткәрелә. Биредә яшәүчеләрнең тавыш бирүләрдә катнашу, үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бар.

Екатерина Маратовна сүзләренчә, әлеге платформада идарәче компанияләр ай саен яшәүчеләр җыелышларын үткәрер дип планлаштырыла.

Сервистан файдалана башлау өчен милекчеләргә теркәлү узарга, торакның шәхси счетын күрсәтергә кирәк. Шуннан соң идарәче компанияләрнең планлаштырылган вакыйгалары турындагы хәбәрнамәләргә, электрон җыелышларга, тавыш бирүләргә язылырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев