«Гуляй-парк»та иске балалар мәйданчыгын яңага алыштырачаклар
Иске комплекс урынына заманча уен элементлары һәм яңа куркынычсыз резина өслек урнаштырылачак.

Якын арада «Гуляй-парк» та иске балалар мәйданчыгын демонтажлау эшләре башланачак. Ремонт «Татнефть» компаниясенең грант программасы кысаларында алып барыла.
Алабуга районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, булган мәйданчык искергән: җиһазлар, нигез һәм резина өслек алыштыруны таләп итә. Иске комплекс урынына заманча уен элементлары һәм яңа куркынычсыз резина өслек урнаштырылачак.
Барлык эшләр тәмамланганчы район администрациясе халыкны мәйданчыкка килмәскә өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев