Гүзәл Уразованың кызы туды
Җырчы бу куанычлы вакыйга турында үзенең Инстаграммы аша хәбәр итте.
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсендә шатлыклы вакыйга — 14 февральдә кызлары дөньяга килде! Сабый гаиләдә көтеп алынган дүртенче бала. Йолдызлы гаиләнең өлкән балалары: Эллари, Камилә һәм Самир.
«Бүген безнең озак көткән кызыбыз туды. Балакаем бәхетле, озын гомерле бул. Ходайга рәхмәт безгә шундый зур бәхет биргәне өчен», — дип яза Гүзәл Инстаграмм битендә.
Котлауларга без дә кушылабыз! Бәхетле, сәламәт бала булып үссен!
⠀
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев