“Хаҗ” программасы билгеле булды
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә 2013 елда Хаҗ кылу программасы тәкъдим ителде.
Быел әлеге гамәлне башкару 138 мең сумга төшәчәк. Моңа Казаннан Җиддәгә, Мәдинәдән Казанга очу, Мәккәдә Әл-Хәрамнан 3,5 чакрым ераклыктагы кунакханәдә яшәү, кунакханәдән Әл-Хәрамга 5 намазга алып бару-кайтарып кую, Мәдинә шәһәрендә яшәү, медицина иминиятләштерүе, беренче медицина ярдәме, 2 мәртәбә туклану, 5 литр зәмзәм суы, кирәкле әдәбият һәм корбан чалу керә. Сәфәр 19-25 көн дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев