Һәр язучының үз кыйбласы
Фирдәвес Хуҗинга — 70 яшь.

Әдәбият һәм тормыш — үзара аралашып, бер-берсен яхшыртырга тырышып яшәүче ике дөнья. Тормыш никадәр катлаулырак булса, әдәбият шулхәтле кирәгрәк, әһәмиятлерәк. Язучы, шушы ике дөньяның үзәгендә торып, проблемаларны хәл итү юлларын күрсәтә, шушы ике дөнья арасына күпер сала. Чыгышы ягыннан Алабуга районы Илмәт авылыннан булган Фирдәвес Хуҗа улы — шул күпер салучыларның берсе.
Фирдәвес Хуҗин (Гыйльметдинов Фирдәвес Хуҗа улы) 1955 елның 21 маенда Алабуга районы Илмәт авылында туган һәм бүгенге көндә дә туган төбәгендә көн күреп яши. Юрашта урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Алабугада укып, шофёр һөнәрен үзләштерә. Туган авылына эшкә кайта. Читтән торып, Васильево автотранспорт техникумында укый. Кичләрен, эштән бушаган араларда, кулына каләм алгалый. Әдәби эшчәнлеге 1976 елдан башлана, ә беренче шигырьләре район газетасында дөнья күрә.
Соңрак әдип хикәяләр язу белән кызыксына башлый. Беренче хикәясе район газетасында 1981 елда басыла. Язучының иҗат офыгы киңәйгәннән-киңәя, яңа әсәрләре туа һәм ул инде район газетасы белән генә түгел, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталары, «Аргамак» җурналы белән хезмәттәштәшлек итә башлый. «Алабуга нуры», «Мәдәни җомга», «Безнең гәҗит» газеталарының үз хәбәрчесе булып эшли. Берничә хикәясе «Чулман язлары» дигән җыентыкка кертелгән. «Әлмөхәммәт тарихы», «Агыла болыт илләргә» дигән татарча, «Созидатели» дип аталган рус телендә язган китаплары киштәдә урын ала. 2007 елда «Ун хикәя», «Язмышлардан узмыш юк», дип аталган әсәрләр җыентыгы нәшер ителә. «Казан утлары» журналында бер-бер артлы «Күкләр шаһит» документаль әсәре басыла, аннан зур бер әсәр булып дөнья күрә. Ә бүгенге көндә Фирдәвес Хуҗин — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шактый гына әсәрләр авторы. Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланган «Без белмәгән сугыш» документаль бәяны нәшер ителде. 2022 елда «Казан утлары» китапханәсе" сериясендә «Суслонгер» дип аталган китап дөнья күрде.
Язучының «Мәдәни Җомга», «Алабуга нуры» һ.б. газеталарда басылган мәкалә, очерк, хикәяләренең һәммәсендә диярлек бүгенге көндә әһәмиятле проблемалар күтәрелә, кайсы гына әсәрен алма, анда нинди дә булса бер «рухи мәсьәләне» чишү максат итеп куела. Авторның әсәр һәм мәкаләләрендә ил, халык бәхете өчен көрәшүче якташларыбыз язмышы, аларның күрсәткән батырлыклары, әдәп-әхлак темасы кызыл җеп булып сузылган. Аның төп хыялы — Татарстанны бәйсез дәүләт итеп күрү.
Язучы-публицист Фирдәвес Хуҗин мәкаләләре безгә киртәләрне җимереп үтәргә, авырлыкларны җиңәргә, туры юл алырга киңәш бирә, бу тормышта үз кыйблабызны табарга ярдәм итә, бездә күркәм сыйфатлар, батырлык һәм ихтыяр көче тәрбияли. (Гайнетдинова К. Милләт язмышын кайгыртып // Алабуга Нуры. — 2015. — 15 май. мәкаләсеннән алынды)
2012 елда публицист-журналист, прозаик Фирдәвес Хуҗин Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алынды.
Фирдәвес әфәнде, чын күңелдән 70 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер, яңадан-яңа уңышлар, сүрелмәс иҗат дәрте телибез!
«Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары, «Алабуга нуры» район газетасы һәм А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев