Хезмәт хакы арткан
Быел октябрь аенда, кече эшмәкәрлек субъектларын да исәпкә алып, Татарстан оешмаларында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 22 мең 948 сумга җиткән.
Бу - узган елның октябре белән чагыштырганда 12,7 процентка артыграк. Ә бу елның 10 аендагы уртача хезмәт хакы 22 мең 356 сум тәшкил иткән. Бу - узган ел шул ук вакыт аралыгында түләнгән эш хакыннан 17 процентка артыграк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев