Яклаучыбыз да, саклаучыбыз да Сез...
Укытучы... Кайгысыз сабый чакны артта калдырып, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәндә, колачын җәеп, хуш киләсең, диеп каршы алучы, еллар буе шатлык-борчуларны бүлешеп яшәп, олы тормыш юлына аяк басканда балаларга төпле һәм акыллы киңәшләрен бирүче дә ул. Никадәр сабырлык, түземлелек сорый укытучы хезмәте!
Морт төп белем бирү мәктәбендә бөек исемгә лаек укытучылар бик күп. Алар җәйге болындагы чәчәкләр кебек төрле-төрле булсалар да, сары көз аланыдай кыңгыраулы мәктәптә барысы да бертөрле зур тырышлык куялар. Үзләренә генә хас булган түземлек, кешелеклелек, сабырлык, белемгә омтылыш, гомерләрен балалар язмышы белән бәйләгән укытучы һөнәрен сайлау берләштергән аларны. Йөзләрендә ару чаткылары күренсә дә, җилкенә-җилкенә эшлиләр.
Мәктәптә укытучы ир-ат сирәк күренеш булса да, Морт мәктәбендә горурланырлык затларыбыз күп. Аларның вазифасы бик зур. Мәктәптә әти дә, абый һәм остаз да була белергә кирәк.
Шуларның берсе технология һәм рәсем укытучысы Гобәйдуллин Фәрит Габделнур улы. Ул — укытучы буларак, таләпчән, төгәл кеше. Олыларны — олы, кечеләрне кече итә белә. Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы һәм ихтирамлы, кирәк булганда, ярдәмен дә кызганмый торган чын мөгаллим. Армый-талмый хезмәт куючы, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны — карадан, яхшыны — яманнан аерырга өйрәтүче укытучы.
Уртача төз буй-сын, җитез хәрәкәтләр, бихисап укучыны алга әйдәгән ышанычлы адымнар. Тәвәккәллеккә омтылыш кирәклеген белдереп, ышаныч уятып карый белгән, янып торган күзләр, үткен караш, сизгер күңел... Гади һәм эчкерсез булган өчен дә үз итә, ахры, укучылар физкультура укытучысы Нуриәхмәтов Дәнияр Шәкүр улын. Сирәк була шул мондый сыйфатларның барысын берьюлы туплаган остазлар.
Сер түгел, хәзерге заманда укучыларда тарих фәненә карата кызыксыну уятуны җиңел дип әйтеп булмый. Тарих укытучысы күзлегеннән караганда, проблемалар җитәрлек. Илдә сәясәт үзгәргән саен, тарихка караш та үзгәрә бара. Бер фән дә алай үзгәреш кичерми торгандыр. Күпме программа, күпме төрле китап! Тарих укытучысы Гайфетдинов Габдрәшит Әхәт улы барысын да белә, өстәвенә көндәге яңалыклар белән дә таныштырып тора.
Укытучы, бигрәк тә коллективның әйдәманы булган мәктәп директорыбыз, Фәнил Васыйл улы Һадиев, шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы укучыга юл күрсәтүче. Кул астында эшләгән укытучыларны да бертигез ярата, сиздермичә генә дус, тату дәрәҗәдә дөрес идарә итә. Ә укучыларын дөнья базарында югалып калмаска, үз урыннарын табарга, тәрбияле, белемле, сәламәт, лидерлык сыйфатларына ия булырга өнди. Һәрвакытта кеше булып калуларын, аларны югары баскычта күрергә тели.
Безнең илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез, олы юлга илтәсез.
Морт мәктәбенең «Туган тел» түгәрәге
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев