Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ял көннәрендә Татарстанда җепшек кар һәм көчле җил көтелә

Татарстанда алдагы ял көннәрендә һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә.

Шимбә көнне, 29 октябрьдә, республикада яңгыр, урыны белән җепшек кар булуы көтелә. Төнлә һава температурасы −4..+1, көндез 0..+5 градус.

Якшәмбе көнне, 30 октябрьдә, Татарстанда яңгыр явачак, дип искәртә синоптиклар.

Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге секундына — 15-20, көндез һәм кич урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы −2..+3, көндез +2..+7 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, киләсе атна башында циклонның тылдагы өлеше йогынтысында республикада урыны белән җепшек кар явар дип көтелә. Кайбер урыннарда юлда бозлавык хасил булырга мөмкин. Һава температурасы −1..+4 градус тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев