«Ялкын» мәктәп медиасының беренче патриотик фестиваленә гаризалар кабул итү башланды
Проект яшь журналистларга ярдәм итүгә һәм мәктәп медиаүзәкләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Татарстанда Мәктәп медиасының «Ялкын» беренче республика патриотик фестивалендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Проект яшь журналистларга ярдәм итүгә һәм мәктәп медиаүзәкләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Катнашуга республиканың гомуми белем бирү учреждениеләреннән мәктәп медиа командалары — газета, журнал, радио— һәм телестудияләр, SMM-проектлар һәм башка форматлар чакырыла. Анда 12-18 яшьлек укучылар катнаша ала.
Җиңүчеләр ике төп номинациядә билгеләнәчәк: «Рус телендә мәктәп медиасы» һәм «Татар телендә мәктәп медиасы».
Тулырак мәгълүматны «Ялкын» журналының сайтында һәм социаль челтәрләрендә, шулай ук фестивальнең рәсми телеграм-каналында белергә мөмкин @mediafestyalkin. Заявканы онлайн-форма аша бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев