Яңа ел бәйрәмнәрендә кемнәрне эшкә чакыра алмыйлар
Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан халкы 12 көн ял итәчәк.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан халкы 12 көн ял итәчәк. Кайбер татарстанлыларны ял көннәрендә эшкә чакырырга мөмкиннәр. Бәйрәмнәрдә хезмәткәр ризалыгыннан башка кемнәрне эшкә җәлеп итә алмыйлар — «Татар-информ» материалында.
Бәйрәм көннәрендә кемнәрне эшкә чакыру тыела
Эш бирүче ял көннәрендә йөкле хатын-кызларны һәм балигъ булмаган хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итә алмый. Өстәвенә, бу очракта хезмәткәрне чакыра торган нигезләү роль уйнамый.
Хезмәткәр ризалыгыннан башка эшкә кемне җәлеп итә алмыйлар
Кайбер очракларда эш бирүче ял көнендә хәтта аның ризалыгыннан башка да хезмәткәр чакыртырга хокуклы. Ләкин бу кагыйдә түбәндәге категорияләргә кагылмый:
— инвалидлыгы булган хезмәткәрләр;
— 3 яшьтән кечерәк балалары булган ата-аналар;
— сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары;
— күпбалалы ата-аналар (әмма кече балага 14 яшьтән кимрәк булу шарты белән);
— 14 яшькә кадәр баланы берүзе тәрбияләүче ата-ана;
— авыру туганнарны караучылар;
— 14 яшьтән кече баланың ата-анасы, әмма икенче ата-ана вахта ысулы белән эшләсә генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев