Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа ел ялларыннан соң ничек нормага килергә: табибтан киңәшләр

Бәйрәм каникуллары – мул табыннар вакыты. Майлы, кыздырылган, тозлы, ысланган һәм татлы ризыклар, алкогольле һәм газлы эчемлекләр – болар барысы да еш кына начар нәтиҗәләргә китерә.

Яңа ел ялларыннан соң ничек тизрәк аякка басарга, актив тормышка ничек кире кайтырга? Бу хакта без Алабуга үзәк район хастаханәсе табиб-терапевты Андрей Морозов белән сөйләштек.

— Андрей Николаевич, күп көннәр күп ашап, бернәрсә дә эшләмичә утырганнан соң, ничек нормага килергә?

— Иң яхшысы, әлбәттә, алдан ук артык ашамаска тырышу. Мөмкин булганча, диета сакларга. Бәйрәм өстәленә аз калорияле салатлар әзерләргә. Аларга майонез түгел, ә грек йогурты, үсемлек яки зәйтүн мае, майсыз каймак салырга киңәш ителә. Әгәр инде бәйрәмнәрдә артык ашалса, физик күнегүләр турында искә төшерегә вакыт. Иртәнге зарядка, саф һавада йөрү — актив тормышка кире кайтуның менә дигән ысулы.

Бу очракта организмга су бик кирәк, шуңа күрә сыеклыкны күбрәк эчү мөһим. Бу киңәш һәрвакыт файдалы. Безнең ашкайнату системасы, шул исәптән бавыр, төне буе эшли. Һәм бу вакытта үт куыгына бүленеп чыга торган бөтен үт җыела, куера. Үт куыгында ташлар яки башка авырулар барлыкка килмәсен өчен, иртә таңнан ач карынга бүлмә температурасындагы бер стакан су эчәргә киңәш итәр идем, ул газлы булырга тиеш түгел. Су ашказанына, аннары уникеилле эчәккә эләгеп, төн эчендә җыелган үтнең чыгуына ярдәм итә. Ул чагында сезнең эчәклегегез сәгать кебек эшли башлаячак. Эчәклекнең иртәнге азат ителүе — уянганнан соң ук су эчүдән уңай нәтиҗә.

Мул ашаудан соң организмны торгызу өчен күпмедер вакытка үзеңнең гадәти порцияңне 30-50 процентка киметү яхшы булыр. Һәр 2-3 сәгать саен аз-азлап ашарга кирәк. Һәм соңгы ашау, ким дигәндә, йокларга дүрт сәгать кала булырга тиеш.

Иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны дустың белән бүлеш, ә кичке ашны дошманыңа бир дигән киңәшне искә төшерик. Әлбәттә, иртәнге ашны ашарга тырышырга кирәк.

Күбрәк вакытыгызны туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән үткәрегез. Мондый аралашу шулай ук ярдәм итә — тынычландыра һәм стресс дәрәҗәсен киметә.

Йокы графигын мөмкин кадәр тизрәк тәртипкә китерергә киңәш итәм. Йокы бик мөһим! Иртәрәк ятарга тырышыгыз. Өстәвенә, бу сезгә соңыннан гадәти тормыш режимына җиңелрәк күчәргә ярдәм итәчәк.

— Бәлки, бу чорда бавырга һәм ашказаны асты бизенә ярдәм итү өчен ниндидер продуктлар яки препаратлар бардыр?

— Мондый дарулар, әлбәттә, бар. Ләкин аларны табиб кушуы буенча гына кабул итү яхшырак. Диета тоту бик файдалы. Кыздырылган, ачы, ысланган ризыкларны куллануны чикләргә һәм, иң мөһиме, алкогольдән баш тартырга кирәк.

— Организм нормага килсен өчен, бу киңәшләрне күпме вакыт үтәргә кирәк?

— Мондый диетаны гомер буе тотсаң яхшы булыр иде (көлә). Әмма бәйрәмнәр вакытында тәмле ризыктан баш тартырга теләмәгән мизгелләр дә була, гәрчә ул, мәсәлән, бик майлы булса да. Ул чагында, өстәл янына утырганчы, «Фестал», «Мезим», «Панкреатин» кебек даруларның бер төймәсен эчеп куярга мөмкин. Бу сезнең ашкайнату системасына җиңеллек китерергә ярдәм итәчәк.

— Ә Сез бәйрәмнәрне ничек үткәрәсез? Сезнең бәйрәм өстәлендә нәрсәләр бар?

— Без, күпчелек кешеләр кебек үк, төрле салатлар ясыйбыз. Алар өчен яңа пешкән яшелчәләрне кулланырга тырышабыз. Кайбер ризыкларны парда әзерлибез. Яңа ел ризыклары арасында шактый майлылары да, кыздырылганнары да бар. Мин бәйрәм өстәлен бары тик диетик продуктлар белән генә тутыру тарафдары түгел.

Ә менә алкогольдән без берничә ел элек баш тартырга булдык. Бездә Яңа елда гына түгел, башка бәйрәмнәрдә дә спиртлы эчемлекләр юк. Тормыш иптәшем белән икебез дә табиб, шуңа күрә алкоголь куллануга без каршы.
Бәйрәмнән соң ашалмыйча калган ризыкларның барысын да ташлыйбыз һәм яңаларын әзерлибез.

— Димәк, Сез яңа ел ризыгын атна буена ашап бетерү яклы түгел?
— Юк. Салатлар бик тиз бозыла. Әгәр алар яңа ел төнендә ашалып бетмәсә, аларны озаграк саклансын өчен суыткычка кую яхшырак. Ләкин салатларны ике көннән артык сакларга ярамый.

Сүз уңаеннан, күпләр, бигрәк тә яшьләр, еш кына төрле фастфудлар ашыйлар. Бу уңайлы, әлбәттә, әмма мондый ризыкны һич кенә дә артык кулланырга ярамый. Яңа ризыклардан, шул исәптән яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән үзең пешерү яхшырак. Минем практикада фастфудлар һәм роллалар ашап агулану очраклары күп булды.

— Андрей Николаевич, киңәшләрегез өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев