Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Яңа ел каникулларында Алабугага 17 меңгә якын турист килгән

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге җәлеп итү үзәкләренең берсенә әверелде.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Алабуга 17 меңгә якын кунак кабул итте. Шәһәргә 44 оешкан туристик төркем һәм Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Екатеринбург, Казан һәм башка шәһәрләрдән бик күп мөстәкыйль сәяхәтчеләр килгән.

Кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Шәһәрдә алты ачык шугалак, боз сарае, кар һәм агач таулар эшләде, ә чаралар төрле мәйданчыкларда узды.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге җәлеп итү үзәкләренең берсенә әверелде. Каникуллар вакытында музей «Как-то раз под Новый год» дип аталган 35 Яңа ел тамашасы үткәрде, анда 1000нән артык кеше катнашты. Моннан тыш, музей-күргәзмә объектларында килүчеләр өчен алты тематик күргәзмә эшләде.

Актив кышкы ял һәм бай мәдәни программа Алабугага 2026 елның беренче көннәрендә рекордлы санда туристлар кабул итәргә мөмкинлек бирде.

Фото: Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев