Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа ел каникулыннан соң салкыннарда Татарстан мәктәпләрендә дәресләр булмаячак

Мәктәп җитәкчеләренә көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системасы эшенә контрольне көчәйтергә киңәш ителә.

Татарстанда салкыннар сакланса, уку йортлары дәресләрне вакытлыча кичектерергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы искәртә, дип хәбәр итә Татар-информ.

Шулай итеп, −23 градус салкын булганда, авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда, ә −25 градус булганда шәһәрдә башлангыч сыйныфлар һәм авылда 5-9 сыйныфларда дәресләр кичектерелә.

-30 градус булганда, авыл мәктәпләрендә, ә −32 градус булганда, 10-11 сыйныф укучылары укымаячак.

Моннан тыш, башлангыч сыйныфлар өчен урамда физкультура дәресләрен һава температурасы −3 градустан түбән булмаса һәм җилнең тизлеге 6-10 метдан артмаса үткәрергә мөмкин, ә өлкән сыйныфлар өчен һава торышы −10 градустан түбән булмаска тиеш.

Министрлык һава температурасы −25 градус һәм түбәнрәк булганда, балаларны мәктәп автобусларында йөртмәскә киңәш итә.

Мәктәп җитәкчеләренә көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системасы эшенә контрольне көчәйтергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев