Яңа ел төнендә Алабугада маршруткалар 22:30 га кадәр йөриячәк
1 гыйнварда шәһәр маршрутларында 13:00 сәгатькә кадәр маршрут транспортының 50 проценты җәлеп ителәчәк.
31 декабрьдә шәһәр җәмәгать транспорты 22:30 сәгатькә кадәр йөри. 1 гыйнварда шәһәр маршрутларында 13:00 сәгатькә кадәр маршрут транспортының 50 проценты җәлеп ителәчәк, 13:00дән соң — автобуслар тулы күләмдә, гадәти режимда эшли.
Барлык бәйрәм көннәрендә җәмәгать транспорты ял һәм бәйрәм көннәре расписаниесе буенча гадәти режимда эшләячәк. Раштуа төнендә шәһәр транспорты 22.30 дан 2.00 сәгатькә кадәр йөри. Автобус Спас соборына 6 гыйнварда Нечаев урамы тукталышыннан 22:30 сәгатьтә китә.
Автобус йөрү схемасы: автобус маршруты (аз гына үзгәрешләр белән 8 нче шәһәр маршруты буенча):
- 22:30 — Хирург Нечаев тукталышыннан китү
- 22:32 — «Березка» сәүдә үзәге
- 22:34 — Мәрҗани ур.
- 22:35 — «Доктор-М» стоматологиясе
- 22:37 — «Магнит» сәүдә үзәге
- 22:38 — АТП
- 22:40 — г/о «Факел»
- 22:42 — Танайка-2 микрорайоны («Поле чудес»)
- 22:44 — базар (6 нчы мкр)
- 22:46 — Макдоналдс
- 22:48 — НГДУ
- 22:50 — ЕЦРБ
- 22:52 — Александр бакчасы
- 23:00 — Спас соборына килү (Яр буе ур., 14 йорт).
Спас соборыннан автобус кире Литургия тәмамлангач китәчәк (якынча 02:00 — 02:30 сәагтьләрдә).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев