Яңа елга 5 килограмм мандарин бүләк итәбез
22 декабрьгә кадәр «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылыгыз һәм 5 килограмм мандарин отыгыз!
«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе үз укучылары өчен яңа ел уенын башлап җибәрә. 2025 елның 1 декабреннән 22 декабренә кадәр редакциядә безнең басмаларга язылучы һәркем автомат рәвештә бүләк уйнатуда катнашачак.
Төп бүләк: 5 килограмм мандарин.
Ничек катнашырга:
1. 1 декабрьдән 22 декабрьгә кадәрге чорда редакциядә альтернатив язылу рәсмиләштерегез (редакциядән, «Барс» яшьләр үзәгеннән, «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгеннән һәм Үзәк китапханәдән килеп алышлы итеп)
2. Язылу квитанциясен лототронга салыгыз.
3. Нәтиҗәләр игълан ителгәнне көтегез.
Җиңүченең исеме 23 декабрьдә игълан ителәчәк. Тәмле Яңа ел бүләге алу һәм киләсе елда барлык шәһәр яңалыкларыннан хәбәрдар булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!
Фото: ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев