Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Яңа китап: Наилә Харисова «Бәллүр тозак»

Китап редакциядә сатыла.

«Алабуга нуры» газетасы редакциясенә өр-яңа китап кайтты. Наилә Харисованың «Бәллүр тозак» басмасы — «Казан утлары китапханәсе» сериясенең 17 нче китабы.

Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә яшәп иҗат итүче Наилә Харисованың әлеге китабына кергән повесть һәм хикәяләре нечкә психологизм белән язылган. Язучы үз заманы кешеләренең күңелендәге тирбәнешләрне зур осталык белән сурәтләп, укучыларын әйләнә-тирәгә, бер-берсенә игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булырга чакыра.

«Бәллүр тозак» повестеннан тыш, китапта «Ачы җимеш», «Кояш баеганда», «Иске йорт» хикәяләре дә бар.

Китап «Алабуга нуры» газетасы редакциясендә сатыла. Теләге булганнар аны Төзүчеләр урамы, 16 а адресы буенча килеп алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 3-81-11, 8-927-429-99-67.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев