Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Ярдәм янәшә: Морт авылы халкы госпитальләр өчен 100дән артык порция чәкчәк җибәрде

Алабуга районының Морт авылында илебез госпитальләрендә дәваланучы хәрбиләргә ярдәм йөзеннән җылы акция узды. Авыл халкы 100дән артык контейнер чәкчәк әзерләп, сугышчыларга тапшырды. Инициативаны районда актив гражданлык позициясе белән танылган Кадрия Сәлимова оештырды.

Баллы күчтәнәч

Чәкчәк — баллы десерт кына түгел, ул — милли мәдәниятнең бер өлеше, кунакчыллык һәм күңел җылысы символы. Нәкъ менә шул авыл халкын игелекле эшкә рухландырган да инде.

— Безнең яклаучыларыбыз медицина ярдәменнән тыш, туган якларыннан килгән рухи ярдәмгә дә мохтаҗ. Өйләреннән еракта булган егетләребезнең баллы ризыклар ашыйсы киләдер. Үз кулларыбыз белән ясаган милли ризыгыбыз аша ир-егетләребезгә йөрәк җылыбызны юллыйсыбыз килде. Хәзерге вакытта госпитальләрдә дәваланучы егетләребез үзләре турында кайгыртуны сизеп, туган якларыннан килгән күчтәнәчләрдән авыз итеп, тизрәк савыксыннар иде дип телибез. Изге теләкләр белән пешерелгән чәк-чәктән дә яхшырак нәрсә бар? — ди Кадрия Сәлимова.

Акциягә бөтен гаиләләре белән кушылдылар: кемдер чимал алырга финанс ярдәме күрсәтә, кемдер камыр баса, пешерә, контейнерларга бүлә. Һәм бу эшләрнең барысы да чиксез ярату, җиңүгә ышаныч, әниләрчә кайгырту белән эшләнә.

Баллы күчтәнәчләр белән бергә, акциядә катнашучылар хәрбиләр өчен матур теләкләр язылган хатлар да җибәргән. Аларда да аналарча кайгырту, өмет һәм ышаныч сүзләре.

Бердәмлектә — көч

— Баштарак 100 контейнерны ничек ясарбыз микән дип борчылган идем. Беренче партия чәкчәкне Рәмзия Фәтхуллина белән Асия Нәбиуллина пешерде, Ләйсән белән Булат Сабировлар икенче партияне җиткерде, өченче партия чәкчәкне маскировка челтәре үрүчеләр командасы өлгертте. Аерым рәхмәт сүзләре: Розалия һәм Нуршат Гобәйдуллиннарга, Гөлүзә һәм Рамил Мәрдановларга, Гөлназ һәм Илшат Мәҗитовларга, җиңел кулдан бу эшне башлап җибәргән Камәрия апага, Нина Гыйбадуллина, Рәмзия Һидиятуллина, Зәлия Садыкова, Ләйсән Шәйгалләмова, Гөлзилә апа Фазлиәхмәтова, Әлфия Сабирҗанова, Гайнановлар гаиләсенә, Мәрьям апа Фазлиахметовага, Минҗиһан Габитова, Розалия Әхмәтгалиева, Рәмзия Ризвановага, авылыбыз җитәкчесе Фаиз Файзрахман улы Закировка һәм бүгенге көндә безнең тынычлыкны саклап, яралардан сыкрап, дәваланып аякка басарга өметләнеп госпитальдә дәваланучы егетләргә җылы хисле, матур сүзле булган барча авылдашларга зур рәхмәт, — дип сөйләде Кадрия Хөсәен кызы.

Бу Морт халкының беренче инициативасы түгел — авыл бердәмлеге һәм ярдәмчеллеге белән дан тота. Махсус хәрби операция башланганнан бирле алар хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыя, маскировка челтәрләре үрә, сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итеп тора.

— Без махсус хәрби операция урынында булганнарга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, — ди Кадрия Сәлимова. — Безнең чәкчәк сугышчыларның кәефен күтәрер, көч бирер дип өметләнәбез!

Акция тагын бер мәртәбә исбат итте: ихлас күңелдән башкарылган һәр гамәл йөрәкләргә өмет өсти, яхшылыкка ышанычны ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев