«Ярдәм янәшә!» хәрәкәте мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү кампаниясен оештыра
Ярдәм һәм тәкъдимнәр өчен кайнар линия эшли: 8 (800) 350-02-16.
Татарстанда «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» төбәк иҗтимагый хәрәкәте #МыВместе гомумроссия акциясе кысаларында эшен яңадан башлап җибәрә.
Ул өлешчә мобилизация кысаларында запастан чакырылган кешеләргә һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәмне бүлүне координацияләячәк, дип хәбәр итә хәрәкәтнең матбугат хезмәте.
Аерым алганда, теләге булганнар юридик консультация, йорт хайваннарын вакытлыча асрау буенча һәм психологик ярдәм ала алачак. Волонтерлар мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтәчәк.
Ярдәм һәм тәкъдимнәр өчен кайнар линия эшли: 8 (800) 350-02-16. Эш вакыты — көн саен 9дан 18 сәгатькә кадәр. Хәрәкәттә катнашучылар гаризаларны эшкәртәчәк һәм аларның үтәлешен контрольдә тотачак.
Хәрәкәт эшчәнлеге, җыелган һәм тотылган акчалар, күрсәтелгән ярдәм чаралары турында даими хисап хәрәкәтнең рәсми сайтында урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев