Яшәү яме нәрсәдә?
Балалар – безнең киләчәгебез. Киләчәкне матур итеп күзаллау бездән, мөгаллимнәрдән, әти-әниләрдән тора. Балага кече яшьтән үк үз телен, үз динен, үзенең гореф-гадәтләрен өйрәтсәк, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инандыра алсак, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелырга өндәсәк, иң элек балаларга үзебез үрнәк, өлге булсак, безнең киләчәгебез өметле дип ышана алабыз.
Инде мин, шәхсән үзем, Аллаһның рәхмәте белән укытучы исеме алганмын икән, кылган гамәлләрем кыямәт көнендә йөземнең кызаруына һәм тәмугка керүемә сәбәпче була күрмәсен. Һәркем үз эше өчен бөтен кешелек алдында да, Аллаһ каршында да җаваплы. Аллаһка итәгать итә торган, үзебезне хөрмәт итә белгән балалар калдырырлык итеп яшәргә насыйп булсын иде һәммәбезгә дә.
Бала ул — безнең көзгебез. «Үзеңне күрәсең килсә, балаңа кара», — дигән бит татар халкы. Ә безнең төбәктә яисә шушы төбәктән чыккан асыл затлар биниһая. Кешенең нинди һөнәр иясе булуы түгел, чын кеше булуы, изге гамәлләр кылуы, тәрбияле балалар үстерүе мөһим. Безгә яшь буынга үрнәк шәхесләрне, аларның изге гамәлләрен күрсәтергә, шулар үрнәгендә тәрбияләү зарур, дип язган идем мин укучыма мөрәҗәгатемдә. Әйе, киләчәкне матур итеп күрәсебез килсә, без яшь буынга асыл затларыбызны үрнәк итеп куярга, аларга хас сыйфатларның асылын төшендерергә тиешбез, әлбәттә.
Юраштан — Казанга
Бу язмамның геройлары — Сәләховлар — Нурислам белән Гөлфәния гаиләсе. Гөлфәния чыгышы ягыннан Илмәт авылыннан, кайчандыр авылыбызның йөзек кашлары булып торган Хуҗа абый белән Рәйхана апаның төпчек кызлары. Гөлфәниянең бүгенге көндә гаиләсе белән Казан янындагы «Таулар арты» бистәсендә матур гына гомер кичереп яткан мәле. Инде шактый еллар авылыбыздан чыгып киткән булса да, һәрдаим авыл халкы белән элемтәдә тора ул, «Илмәтем» төркемендә аның көн дә салган изге теләкләрен укып барабыз. Кирәк вакытта һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы бу шәхес һәм аның гаиләсе игътибарга лаек, яшьләргә, балаларга, чын мәгънәсендә үрнәк дигән фикердә шәхсән мин үзем. Яшьләр, балалар өчен дә үрнәк алырдай сыйфатлары күп бу гаиләнең. Әйе, татар халкы «Оясында ни булса, очканында шул булыр» ди бит. Бу сыйфатлар, әлбәттә, Хуҗа абый белән Рәйхана ападан килгән дип курыкмыйча әйтә алам, чөнки мин бу гаилә белән инде шушы авылга килен булып төшкәннән алып якын мөнәсәбәттә. Ә Гөлфәниянең апасы Фирдәүсә белән без — сабакташлар.
Юраш мәктәбен тәмамлап, Казанга юл тота Гөлфәния. Җыр-моңга гашыйк кыз баласын җырчы итәсе килә, әлбәттә, Рәйхана апаның. Кызганыч, бала икенче юл сайлый. Балачактан фармацевт булырга хыяллана. Химия, биология, физика фәннәренә басым ясый, шул фәннәрдән имтихан тапшыра. «Чәчемнең беренче ак бөртеге химиядән имтихан тапшырганда барлыкка килде бугай», — дип искә ала ул мәктәп елларын. «Сихәт һәм авыруларга дәва бирүче» дигән тирән мәгънәгә ия бу һөнәр. Бу һөнәрне бары тик тырыш, үз эшенә җаваплы караган, төгәллек, чисталык, пөхтәлек яратучылар гына башкара ала. Гөлфәния дә нәкъ шул сыйфатларга ия. Шуңа күрә дә сайлагандыр ул бу юлны. Училищедан соң шактый еллар шул юнәлештә эшли ул. Тормыш юлында, Яшел Үзәннең Күлбаш авылы егетен очратып, «Залесный» бистәсендә яши башлыйлар.
Гаилә учагы
Гаилә — һәр кешегә кирәк булган җылы учак ул. Әйе, теләкләрең кабул булып, рәхәт гомер итәр, тормыш юлын үтәр өчен, терәк булыр кешең кирәк. Нәкъ терәк булырдай кеше табылган Гөлфәниянең тормыш юлында.
Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гомер дигән нәрсә бит, аккан елга кебек, шаулап үтә дә китә. Тормыш юлдашың белән бер-береңне аңлап, санлап, юл куеп яшәү матур җырларга тиң. Ә андый гаиләдә җәмгыятебезгә файда килердәй балалар тәрбияләнә. Гөлфәния белән Нурислам берсеннән-берсе акыллы, үзләренә, җәмгыятебезгә терәк булырдай ике кыз тәрбиялиләр. Бу балалар гаилә учагында иң беренче адымнарын атлаганнар, аваз салганнар, беренче авырлыкларны чишәргә өйрәнгәннәр. Гаилә таш дивар кебек — монда аларны саклыйлар, яклыйлар. Мондый гаиләдә тәрбия алу рәхәт, әлбәттә.
«Һәр гаиләнең үз кануннары, үз тәртипләре була. Безнең гаиләдә әти — баш. Без аның сүзеннән чыкмадык. Дөрес, әти-әни һәрвакыт киңәшләшеп, бөтенесен уртага салып яшәде һәм бүген дә шулай гомер итәләр. Гаиләдә 2 кыз үстек. Апам Миләүшә миннән 4 яшькә олырак. Без кызлар булгач, гозерләребезне башта әнигә әйтә идек. Ул каршы килмәсә, рөхсәтне әтидән сорый идек. Гаиләдә бөтен эш киңәшләшеп эшләнде. Әти хәзер йомшарса да, без үскәндә бик җитди, таләпчән булды. Тырнак буяу, чәч кисү кебек нәрсәләргә бик катгый иде. Озын чәчемне дә озак еллар буе кистерергә рөхсәт итмәде. Мин аңа үпкәләмим дә, рәнҗемим дә. Әти-әнигә шундый тәрбия биргәннәренә бары тик рәхмәтлемен. Әтине «кырыс» дип сөйләсәм дә, ул — чынлыкта бик нечкә күңелле кеше.
Без бала вакытта әти-әни йорт төзеде. Бөтен акча төзелешкә кереп бара иде. Үзем Казан кызы булып исәпләнсәм дә, без «Урман арты» бистәсендә яшәдек. Сыерыбыз, бозауларыбыз, сарыкларыбыз, тавыкларыбыз, бакчабыз бар иде. Сөт, каймак, эремчек сатудан кергән акчага көн күреп яшәдек. Әти-әнинең хезмәт хаклары төзелешкә кереп барды. Безгә артык әйбер алу булмады. Августта мәктәпкә әзерләнгәндә, гаилә белән базарга баргач та, алдан сөйләшенгән кирәкле әйберләрдән кала, бернәрсә дә сорыйсы түгел. Бездә бүгенге заман балалары шикелле елап әйбер алдыру юк иде. Һәрнәрсәнең кадерен белеп куллану безне тәрбияләгәндер. Тәрбиянең тагын бер яхшы ысулы ул — хезмәт. Җәй буе без бакчада эшли идек. Казу, чәчү, су сибү, чүп утау апа белән минем өстә булды. Бу — безне хезмәткә, дисциплинага өйрәтте. Өйрәнгән эшләребез дә, хезмәт сөю дә алдагы тормышта гел ярдәм итеп килде», — дип искә ала Татарстанның атказанган артисты, Тинчурин театры артисты Резедә Сәләхова.
Хезмәт тәме
Кавышкач, гаилә коргач, яшәр өчен куышы да кирәк була шул. Күп балалы гаиләдә әти-әни бар балага да әзерләп бирә алмый торыр урын. Үзенә кайгыртырга туры килә. Әкренләп йорт салу эшләре башлана. Бу дөньяда ир кешенең 3 бурычы бар, ди татар халкы: өй салу, ул үстерү һәм агач утырту. Бу нәкъ тә Нурисламга туры килә торган сүзләр. Татар халкында «Йорт салуның ние бар: мүклисе дә чуклыйсы» дигән мәкаль яши. Йорт салган кеше ничек мүклисен, чуклыйсын үзе генә белә торгандыр. Үз көчеңә йорт салу зур көч, тырышлык, чыгым таләп итә ул. Инде Резедә искә алганча, йорт салу балаларның үсмер чорына туры килә. Ир бала булмаса да, ир балаларны алыштыра торган, чын терәк булырдай ике кыз бала үсеп килә. Хезмәткә күмелеп, тәмен татып, чын крестьян гаиләсендә тәрбия алалар бу балалар. «Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә» дигән бит бөек шагыйребез Г. Тукай да. Бар нәрсә кешенең тырыш хезмәте ярдәмендә барлыкка килә. «Балаларыбыз хезмәтнең нәрсә икәнен татып, казанында кайнап, дус-тату булып үстеләр. Яшь аралары дүрт яшь булганга, Миләүшә сеңлесенә һәрчак терәк булды, тәрбияче дә, укытучы да, дус та булды, кирәк вакытта әни ролен дә үтәде, бар фәненнән укырга, өй эшләрен эшләргә ярдәм итте. Миңа бер эш ким булды», — дип горурланып сөйли балалары турында ана.
Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул — шатлык чыганагы да. Һөнәр сайлагач та, эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга, иленә файда китерүенә куана. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларына ирешә, яңа үрләр яулый, зур дәрәҗәләргә лаек була. Мондыйларны хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Гөлфәния дә, Нурислам да нәкъ шундыйлардан, эш урыннарында һәрчак алгы сафта, хөрмәттә булалар. Җитәкчеләр белән дә уртак тел табып көч куялар.
Хезмәт барышында адәм баласы физик яктан ныгый, рухи яктан да чыныга, хезмәттәшләре белән аралашырга, уртак тел табарга да өйрәнә. Ә шундый яшәеш үз вакытында баланы дөрес итеп тәрбияләүгә дә зур этәргеч булып тора.
Татар халкы элек-электән хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Балаларны да кечкенәдән эшкә өйрәткәннәр, башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгәннәр. Менә шундый гаиләдә генә чын тәрбия биреп була торгандыр, шундый гаиләдә генә балалар тормышның кадерен белеп яшәргә өйрәнәләрдер, нәкъ шундый гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар шушы зәңгәр күк гөмбәзе астында үз урынын табып, сәләтенчә тиешле югарылыкка күтәреләләрдер, дигән фикердә шәхсән мин үзем. Ә бу гаилә — шуның ачык мисалы.
Клара ГАЙНЕТДИНОВА
Дәвамы иртәгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев