Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Яшәү яме нәрсәдә? (2 нче бүлек)

Язманың геройлары – Сәләховлар – Нурислам белән Гөлфәния гаиләсе. Гөлфәния чыгышы ягыннан Илмәт авылыннан. Сәләховлар гаиләсе тарихы белән танышырга тәкъдим итәбез.

Музыкага мәхәббәт

«Мин үзем дә, апам Миләүшә дә Казанның 4 нче татар гимназиясендә укыдык. Ул шундый җыйнак, матур бина булып истә калган. Кабинетларны хәтерләмим, ләкин актлар залындагы Тукайның зур, затлы итеп ясалган портреты бүген дә миңа карап тора сыман. Күп вакытымны актлар залында фортепианода уйнап, кызлар белән җырлап уздыргангамы, шул урын аеруча истә калган. Безнең 5 кыздан торган вокаль ансамблебез бар, бергә район, шәһәр, республика күләмендә чыгышлар ясый идек. Мине 1 нче сыйныфтан музыка мәктәбенә бирделәр. Әниләр бер миллионга — ул вакытта миллионнар заманасы — кара төстә «Казан» дигән фортепиано алып кайттылар. Бу инде безнең гаилә өчен шундый зур чыгым иде. Мин 1 ел укыдым да, апам белән бергәләшеп, «бүтән йөрмибез» дидек. Апам да музыка мәктәбендә укыды. Әти-әниләр: «Юк инде. Бер миллионга фортепиано алдык. Телисезме, теләмисезме — йөрисез», — диделәр. Яңа әсәрләр өйрәнгәндә елый, күз яшьләре клавиатурага тып-тып тамып төшә иде. Тора-бара, бу шөгыль үзебезгә дә ошый башлады. Әнинең музыкаль белеме булмаса да, музыканы ишетү, аңлау сәләте көчле. Ул бик матур җырлый да. Әни безнең уйнаганны аш бүлмәсеннән тыңлап торырга ярата, берәр җирдә ялгышсак, «дөрес басмадың» дип эндәшә иде. Каян аңлагандыр ул Шопен, Шубертларны? Бервакыт безне фортепианодан укыткан Эльвира Илдаровна, кияүгә чыгып, башка шәһәргә күченеп китте. Мин аны шундый авыр кичердем. Укып бетерергә 2 елым калгач, «ташлыйм» дигән фикергә килдем. Завуч миңа: «Синең сәләтең бар. Чулпан Ильязовна дигән бик яхшы укытучыга йөреп кара әле», — дип, мине үгетләп калдырдылар. Аның белән дә беренче көннән үк бер-беребезне бик яраттык. Музыка мәктәбен кызыл дипломга тәмамладым. Диплом алганнан соң да, Чулпан Ильязовнага йөрүемне дәвам иттем. Бүгенге хезмәтемдә бу һөнәр миңа бик нык ярдәм итә, чөнки фортепианода уйнаган һәм җырлаган рольләрем шактый. Бала чакта аңламаган булсам да, хәзер яхшы аңлыйм, әти-әниемә, укытучыларыма рәхмәтләр укыйм», — дип әти-әнисе турында фикерен дәвам итә Резедә Нурисламовна.

Күргәнебезчә, хезмәтнең тире − ачы, җимеше — татлы. Кайчандыр фортепиано өстенә түгелгән күз яшьләре бары файдага булган. Адәм баласына табигатьтән бирелгән сәләт кенә җитми шул. Әгәр Аллаһы Тәгалә салган орлыкка вакытында су сипмәсәң, ул шытым бирми. Вакытында тиешле тырышлык куярга, шул сәләтеңне ачу юнәлешендә көч түгәргә кирәк, алай булмаганда, син мөмкинлекләрең зурлыгында үзеңне күрсәтә алмаячаксың. Әти-әнисенең, үзенең шундый көч куюы Резедәгә бары файдага булган. Хәзер театрда да, фильмга төшкәндә дә ул һөнәре аңарга ярдәмгә килә. Шуңа күрә дә әти-әнисенә зур рәхмәтле актриса.

Үз эшенең остасы

Ә менә апасы Миләүшә Резедә белән музыка мәктәбенә йөрсә дә, әнисе кебек, икенче юнәлеш ала тормышта. Ул төгәл фәннәрне якынрак итә. В. Г. Тимирясов исемендәге Идарә һәм Хокук институтын тәмамлап, сәламәтлек саклау министрлыгында экономист, аннан баш табибның икътисад буенча ярдәмчесе булып эшли. Бик зур җаваплылык сораган бу эштә дә сынатмый ул, тирән белемле, тәҗрибәле хезмәткәр тиз арада коллективта хөрмәт яулый. Игътибарлы, сабыр, төгәл, таләпчән, намуслы булу — аңарга хас булган төп сыйфатлар. Әйе, «саннар дөньясына чумган коры, җитди кеше» образы күз алдына килә кебек аның турында сөйләгәндә. Алай гына түгел, Миләүшә — әнисе кебек, ачык йөзле, тәмле телле, сөйкемле тавышлы, чибәр, киң күңелле, мөлаем ханым. «Аның турында хезмәттәшләре «бик җаваплы хезмәткәр, эштәге һәр бурычны үтәүгә, хәтта турыдан-туры үзенең эшчәнлегенә кагылмаганнарына да бик җитди карый. Үтә җаваплы, четерекле хезмәтебез аеруча төгәллек таләп итә. Аның исәп-хисаплары һәрвакыт төгәл була. Ул үз эшенең остасы да, безнең өчен остаз да, бик кешелекле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер», — дип сөйлиләр, ди әнисе.

Миләүшә үзе дә: «Кайда гына эшләсәм дә, һәрчак яхшы күңелле, эш сөючән, җаваплы намуслы кешеләр белән эшләргә насыйп итте. Бу эшемдә дә коллективтан, җитәкчеләрдән уңдым. Эшемнән бик канәгатьмен», — ди.
Үз эшенең остасы булуы өстенә Миләүшә ханым гаиләсендә кадерле тормыш иптәше, уңган хуҗабикә, сөекле әни дә. Алар тормыш иптәше Руслан белән (теш табибы) ике бала (Солтан, Рәйхана) үстерәләр. «Ял көннәрендә гаиләмне, якыннарымны тәмле ризыклар белән сыйларга тырышам, үзебезнең милли ашларга өстенлек бирәм. Туганнарың белән өстәл артында рәхәтләнеп сөйләшеп, күңел ачып утыру — үзе бер бәхет», — ди ул. Туганнар дигәннән Резедә сеңлесе белән бер йортта, бер подъездда торалар икән Миләүшәләр. Бер-берләренә кирәк вакытта һәрчак терәк. Бары-югы уртак, кайгысын да, шатлыгын бергә бүлешәләр алар, чөнки гаиләдә алынган тәрбия шундый. «Балаларым өчен җаным тыныч; көнләшү, хөсетлек дигән нәрсә алар өчен ят, бер гаилә булып яшиләр. Бер йортта торуларына сөенеп бетә алмыйм», — ди әниләре. Үз гаиләсе өчен җан атып торучы Ана кеше буларак, ул балаларының бәхетле, таза, исән-сау булуларын тели, әлбәттә.

Хыяллар чынга аша

Кызлары Резедә 9 нчы сыйныфны гел «5» билгеләренә генә тәмамлый. Бәләкәйдән үк театр белән хыялланган баланың үз көчен, сәләтен сынап карыйсы килә: театр училещесына барырга ниятли. Күрәсең, язмышы шулай язылган, Аллаһы Тәгалә тарафыннан шундый орлык салынган. «Балалар бакчасына йөргәндә үк, әле теле чыгар-чыкмас ук, икешәр куплетлы шигырьләрне өйрәнә, төрле рольләрне башкара, ачык чаралар күрсәткәндә, үз группасында гына түгел, башка группаларда да, өлкәннәр төркемендә дә еш кына чыгыш ясый иде. Нинди генә хайван ролен башкармады ул. Иң мөһиме: рольгә бик тиз кереп китә иде. Шуңа күрә дә аның балалар бакчасыннан китүе тәрбиячеләр өчен зур югалту булды. Укырга 6 яшьтән бирергә булдык. 9 ны 14 яшендә тәмамлап, театр училищесына керү теләген белдергәч, аптырашта калдык. Мәктәптән дә, әлбәттә, җибәрәселәре килмәде. Мәктәпнең «йөзек кашы» булды дисәм дә ялгышмам, чөнки нинди генә чара, олимпиада булсын, ул үзәктә кайнады. Бала ныгыды, үсте, чарланды. Ул укытучыларына, укытучылары аңа терәк булды.
Ничек кенә булмасын, баланың теләгенә каршы килмәдек. Тагын бер этәргеч: әниемнең теләген тормышка ашыруы булды. Әниемнең мине җырчы итәсе килгән иде, мин башка юлдан киттем», — ди Гөлфәния. Әйе, Рәйхана апаның шундый зур теләге була. Өстәвенә юлы да ачылып тора. Җырчы Вафира Гыйззәтуллина (әнисе ягыннан туганы) бала белән эшләргә дә ризалаша. Тагын язмыштыр инде, Гөлфәния икенче юлдан китә.

«Мин училищега кергәндә бик тәбәнәк идем. 1нче турны үтеп, 2нче турга узгач, Рәшит Муллагалиевич (комиссия рәисе, остазым) миңа карап торды да: «Ишек артында әти-әниең бармы? Булса, чакыр әле», — диде. Әни куркып кына керде. Рәшит Муллагалиевич: «Әниең дә кыска буйлы икән. Юк, кечкенә булачак бу», — диде. Әни, бөтен булган сәләтен эшкә җигеп, мине әтигә охшаганлыгымны, үсәчәгемне ышандырды. Бөтен турларны узып, театр училищесы студенты булгач, Рәшит Муллагалиевич: «Әй, балакаем, кемне генә уйнарсың? Әби дә, бәби булырсың инде», — дип әйткән иде, Аллаһка шөкер, буйга да үстем, рольләр дә насыйп булды. Әгәр дә кешенең хыялы бар икән, хыялына тугры калып, максатына ирешергә насыйп була икән ул», — дип әнисе фикерен куәтләде кызы Резедә.

Әйе, хыял... Хыяллану бик яхшы... Хыялсыз кешене канатсыз кошка тиңлиләр. Әгәр кеше хыяллана белмәсә, җәмгыять бер урында гына торыр иде. Хыялларны тормышка ашыру юлында кешеләр зур ачышлар ясаганнар, тормышны, яшәешне үзгәрткәннәр. Хыял бит ул буш җирлектә генә тумый. Ул синең сәләтең, халәтең, яшәү рәвешең һәм, ниһаять, эчке дөньяң белән белән бәйле. Ул тормышчан булганда гына чынга аша. Ә инде хыялыңны тормышка ашыру бу шәхес буларак формалашу, зәңгәр күк гөмбәзе астында үз кыйблаңны булдыру дигән сүз. Резедәнең хыялы балачактан килгән. Ул балалар бакчасындагы чыгышлар, төрледән-төрле рольләргә керү. Аннан ярдәмгә музыка мәктәбе килә. Мәктәптәге төрледән-төрле чаралар, бәйге, олимпиадалар. Аларның һәммәсе зур тырышлык, нык ихтыяр көче таләп итә, бала әкренләп хыялын тормышка ашыра, аның тормышка ашуы үзеннән тора. Хыялын тормышка ашыру үзеңдә яхшы сыйфатлар булдыруны таләп итә: нык ихтыяр көченә ия булу, тормышны ярату, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу, мәрхәмәтлелек, үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, җитешсезлекләреңнән арынырга тырышу, зыялы булырга омтылу, тырышып уку, бөек кешеләрдән үрнәк алу һ.б. Хыялын тормышка ашыра-ашыра, Аллаһы Тәгалә биргән сәләтен үстерә-үстерә адәм баласы тиешле югарылыкка күтәрелә. Бүгенге көндә Резедә шул югарылыктадыр дип беләм. Профессиональ актер.

Клара ГАЙНЕТДИНОВА

(дәвамы иртәгә)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев