Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Яшәү яме нәрсәдә? (3 нче бүлек)

Язманың геройлары – Сәләховлар – Нурислам белән Гөлфәния гаиләсе. Гөлфәния чыгышы ягыннан Илмәт авылыннан. Сәләховлар гаиләсе тарихы белән танышырга тәкъдим итәбез.

Үз эшенең остасы

Интернет челтәреннән Резедә Нурислам кызының иҗаты белән шактый гына танышкач, рольләрне аның кебек биреп бетерә алган яшь артистлар татар сәхнәсендә бармак белән генә санарлык икәненә төшендем. 2008 елда театрга килеп, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә (18 ел) 30 дан артык образны ачкан шәхес ул. Өстәвенә, инде әйтелгәнчә, Резедә — Казан театр училищесы мөгаллиме дә, мәктәп укучыларына актерлык осталыгы серләрен ачучы да. Ул алып барган концертлар, әдәби-музыкаль чаралар санап бетергесез. Иң мөһиме: Резедә бөтен тотынган эшен зур осталык белән башкара. Бер сүз белән җыйнап әйткәндә, Резедә — укымышлы, тирән фикерле, милли җанлы шәхес.

Һәм мин бераз аның сәхнә тормышы белән дә кызыксындым. «Сәхнә тормышыннан шәхси тормышка тиз генә күчеп буламы? Үз халәтеңә кайту ничегрәк?» — дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем.

— Үземне рольдән чыга алмыйча азаплана торган актриса дип әйтә алмыйм. Ул уйлануларны, авыруларны репетиция вакытында авырып бетерәбездер. Әле партнерың да ирең булса, гел шуның турында сөйләшәсең. 2 ай, хәтта 6 ай чыгарган спектакльләр бар. "Мәдинә«нең репетицияләре 2 ай барды. Мәдинә роле психологик яктан бик авыр бирелде. 2 ай дәвамында персонажның язмышы өчен еламаган бер көнем дә калмады. Артем: «Җитте сиңа. Янасың, үзеңне сакла», — дип гел әйтә килде. Спектакльнең авторы, режиссеры Илгиз Зәйниев тә рольгә 150 процент бирелүемне әйтте, ләкин мин башкача булдыра алмыйм. "Мәдинә«нең премьерасында 3 көн рәттән уйнадым. Өченче көнгә яшьләрем кибеп бетте. Соңгы көчемне җыеп, башкарып чыктым. Андый рольләрдән соң, күңелдә барыбер бушлык кала. Ул вакытта минем өчен ял, йокы туйдыру кирәк...

Менә шулай дуслар, яраткан эшең бер яктан терелтә, икенче яктан күз яшьләрен түктерә икән. Актер тормышы да бик җиңелләрдән түгел дигән нәтиҗә ясарга гына кала.

Бар нәрсәнең нигезе гаиләдә салына

Мине ана теле укытучысы буларак, телебезгә карата мөнәсәбәт кызыксындырды, әлбәттә. Укучыга туган җиренә һәм теленә мәхәббәт тәрбияләү өчен мөгаллимәгә күпме көч, белем, тырышлык кирәклеген ул үзе генә белә... Мөгаллим ничек кенә тырышмасын, тәрбиянең 80 проценты гаиләдән килә. «Милли мәгариф кысылган заманда туган телне, милли рухны ничек сакларга, милли үзаңны ничек булдырырга?» — дигән проблема тынгы бирми, без, укытучы халкына. «Туган телебезнең киләчәген ничек күзаллыйсың?» — дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем мин актрисага.

— Мин якты киләчәккә ышанам. Сүз дә юк, телебезнең киләчәге — безнең кулларда. Безнең өчен, татар өчен берәү дә борчылмый. Татар үзе аңына килеп, үзен үзе коткарса гына яшәячәк. Күп әйбер әлеге дә баягы гаиләдән килә. Без үскәндә гаиләдә татарча сөйләшү бик җитди куелган иде. Хәзер улыбызның да татарча сөйләшүен сорыйбыз. Балалар бакчасына йөри башлагач, русча сүзләр запасы киңәя. Без аннан рус сүзе ишетсәк, туктатып, татарчага тәрҗемәсен исенә төшерүен сорыйбыз. Исенә төшерә алмаса, үзебез әйтеп җибәрәбез. Улыбыз милли тәрбия бирә торган 294 нче балалар бакчасына йөрде. Без ул бакчага бик рәхмәтлебез. Бүгенге көндә Ш. Мәрҗәни исемендәге исеменә җисеме туры килә торган 2 нче татар гимназиясендә белем ала. 1 сыйныфта. Рус теле белән чтениедән кала бар фәннәр дә татар телендә алып барыла. Миллилекне белеп, телебезне ни өчен онытмаска кирәген аңлап үссен иде, — дигән фикердә мөгаллимә. Әйе, әйе, мөгаллимә. Резедә училище белән генә чикләнеп калмый, Казан университының филология бүлеген дә кызыл дипломга тәмамлый. «Бүгенге көндә Аллаһ миңа башка юлларны ача. Минем хәзер укыту эшем артып бара. «Апуш» театр студиясендә — мәктәп укучыларын, театр училищесында студентларны укытам, Казан мэриясе тарафыннан оештырылган «Сөйлә» проекты кысаларында балалар бакчасында һәм бер мәктәптә дәресләр, аннан тыш бер гимназиядә театр түгәрәге алып барам. Шулай ук «Китап» радиосында аудиокитаплар, ә «Шаян ТВ» телеканалында татарча мультфильмнарның тавышларын яздырам. Әти-әни һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтте, шуңа күрә бөтенесен күңелне биреп башкарам», — ди мөгаллимә. Кыскасы, Резедә бүгенге көндә актриса гына түгел, Казан театр училищесы мөгаллиме дә, мәктәп укучыларына актерлык осталыгы серләрен ачучы да.

Мөгаллимә бала тәрбияләү, балада ничек итеп туган телгә мәхәббәт уяту алымнары белән дә уртаклашты Резедә ханым.

— Улым кечерәк вакытта, без «Әкият» курчак театрына барып, өрә белмәгән көчек турында спектакль карадык. Көчек өрә белмәгәч, аңа бүре ташлана. Ул үзен үзе яклый алмый. Шуннан мин аңа: «Улым, туган телеңне белмәсәң, син дә өрә белмәгән көчек хәленә калачаксың, үзеңнең кем икәнеңне белмәячәксең, үз-үзеңне яклый алмаячаксың», — дидем. Улым мине аңлады. Аның көчек хәленә каласы килми. Кайбер ата-ана, хәтта минем танышлар да, БДИдан куркып, баласын рус мәктәбенә бирә. Имтиханнан куркып, туган теленнән ваз кичкән кешеләрне мин аңламыйм да, аңларга теләмим дә. Бөтен фәннәрне татар телендә укып, бары тик имтиханнарга русча әзерләнеп, үз көчләре белән югары уку йортларына кергән укучылар күп бит. Алардан үрнәк алырга, аларны үрнәк итеп күрсәтергә генә кирәк. Туган тел кирәк түгел дигән фикер башка килергә мөмкин дә түгел, — дип тәмамлады ул туган тел турындагы фикерен.

Туган тел турындагы фикергә йомгак ясап нәрсә әйтергә кала: бар нәрсәнең нигезе гаиләдә салына, һәм, әйтергә кирәк, нәселдән, әби-бабалардан күчә. Һәрбер гаиләнең үз кануннары, үз тәртибе. Әгәр татар гаиләләрендә шундый тәрбия бара икән, димәк, телебезнең киләчәге бар.
Ана теленә, халкының гореф-гадәтләренә, аның мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияли адәм баласын. Сүз дә юк, җиңелләрдән түгел язмыш сукмакларын үтүе. Әмма дә ләкин гаиләдә алган тәрбия, әти-әни тәрбияләгән сыйфатлар баланы гомере буе озата бара. «Балачактан ук бик җитди, күзәтүчән, иҗади, максатчан булды Резедә. Хәтере искиткеч, апасы ятлаганда, шигырьләрен отып калып сөйләп бирә иде. Укырга кергәндә, группаларында 18 бала булды, шуның тугызы гына калды укып бетергәндә, чөнки укырга бик авыр. Шул тугыз баланың бары 4 се генә профессиональ артист дәрәҗәсенә күтәрелде. Дүртесе дә К. Тинчурин театрында эшли. Шуның берсе — минем киявем», — дип горурлана ана.

Тормыштагы иң яхшы проект

Гомерлек юлдаш сайлаганда да, әни фикере үтемле шул. Ана — ана булып кала инде. «Гаилә нык булсын өчен, синеңчә, кем кемне күбрәк яратырга тиеш?» — дигән сорауга Резедә болай җавап бирде:

— Ир-ат дип уйлыйм. Миңа моны әниемнең дә әйткәне бар. Артем мине махсус Санкт-Петербургка алып барып, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ул август ае иде. Мин киләсе җәйгә кадәр кияүгә чыгарга әзер түгел икәнемне әйттем. Киләсе елның маенда Артемнар минем кулымны сорарга килделәр. Шул вакытта миңа әни: «Артем — ышанычлы егет. Күзеңә генә карап тора. Актриса һөнәрең үзенчәлекле — бөтен ир дә сине аңламас. Гаиләдә ир-атның көчлерәк яратуы әйбәтрәк тә, мөһимрәк тә», — диде. Мин дә шушы фикер белән килешәм. Шулай ук гаиләнең нык, бәхетле булуы ир белән хатынның бер-берсен бәхетле итәргә тырышуыннан тора. Без бер-беребезгә рәхәтрәк, җиңелрәк булсын дип тырышабыз. Ирем миңа яхшылык эшләсә, мин аңа ничек начарлык белән җавап кайтарыйм?! Андый чакта минем аңа тагы да күбрәк яхшылык эшлисем килә.

Артемнар гаиләдә 5 бала үскәннәр. Әле аның бик яхшы гадәте дә бар икән тагын. Үпкә саклый белми, ди. Иллә дә әйбәт сыйфат. Артист кешеләргә бигрәк тә. «Икегез дә бер юнәлештә эшләү кыенлык тудырмыймы?» — дигән сорауга: «Ике артистның бергә яшәве, киресенчә, бик рәхәт ул! Беренчедән, без һәрвакыт бер үк спектакльләрдә уйнамыйбыз. Бергә репетицияләрдә кайнашкан очракта да, мин Артемны ирем итеп түгел, ә хезмәттәшем буларак кабул итәм. Ул да шулай ук. Икенчедән, ул да йөз төрле эштә эшли, мин дә йөз төрле җиргә чабам. Шуңа күрә бер-беребезне сагынып кайтабыз. Икебезне чагыштырсаң, мин күбрәк җир кешеседер, ә Артем — романтик. Ул — бик хыялый, сәләтле һәм максатчан кеше. Мин аны 6 ел буе кире кактым, ә ул кулын төшермәде, барыбер үзенә каратты. 11 ел элек, өйләнешеп, гаилә кордык», — дигән җавап алынды.

— Шулай да, исемне югалтмас өчен нинди корбаннарга барырга туры килә? — дигән сорауга, ул болай дип җавап бирде:

— Мин корбаннарга барырга әзер түгел. Бәби алып кайтмыйча, бала ялына китмичә, гомер буе фәкать театрга гына хезмәт итсәм, менә ул корбан булыр иде. Әмма бу миңа хас түгел. Чөнки хатын-кызның төп вазыйфасы һәм төп роле — Ана булу. Мин моны 8 ел элек аңладым. Тормыштагы иң яхшы проектыбыз ул — безнең улыбыз. Ләкин, ни дисәң дә, улыбыз Әскәргә игътибар җитмидер инде. Хәзер әле безнең белән театрга йөри башлады. Элек әти-әнием белән кала иде. Гомумән, үземнекеләр дә, Артемның әти-әнисе дә бик ярдәм итә, аларга мең рәхмәт. Үзебез дә булдыра алганча игътибар бирергә, камилләшсен, төрле яклап үссен, дип тырышабыз.

Тормышка ашкан хыял

Язмамны «Балалар — безнең киләчәгебез. Киләчәкне матур итеп күзаллау бездән, мөгаллимнәрдән, әти-әниләрдән тора. Балага кече яшьтән үк үз телен, үз динен, үзенең гореф-гадәтләрен өйрәтсәк, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инандыра алсак, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелырга өндәсәк, иң элек балаларга үзебез үрнәк, өлге булсак, безнең киләчәгебез өметле дип ышана алабыз» дигән фраза белән башлап киткән идем.

Әйтелмәгән тагын бер нәрсә калган икән, әйтергә кирәк, иң мөһиме: дин мәсьәләсе. «Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инандыра алсак, Аллаһ кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелырга өндәсәк» дигән сүзләр дә, әлбәттә, буш сүзләр түгел. Резедәнең әти-әнисе — дини кешеләр.
Бу мәсьәләгә дә тукталдык, әлбәттә. «Катнаш никах проблема тудырмадымы?» — дигән сорауга актриса болай дип җавап бирде:

— Артём Пискунов исемле кеше минем ирем булыр дигән фикер башыма да килмәгән иде. Мин, гомумән, гел татар егетенә кияүгә чыгам дип уйлый идем. Рус егетләре белән йөргән кызларга: «Татар беткәнмени инде сиңа?», — дип карый идем. Кияүгә чыкканымны сизми дә калдым, дип әйтү бер дә дөрес булмас. Озак уйладым. Хатын-кыз һәм ир-ат өчен һөнәр сайлау һәм гаилә кору — дөньяда иң мөһим нәрсәләр. Әни дә һәрдаим сайлаган һөнәремнең үзенчәлекле булуын искә төшереп торды. «Сине аңлый торган кеше булганда, алам дип торганда, чыгарга кирәк», — диде ул да. Ләкин мин әзер түгел идем, чөнки миңа бүгенге кебек рәхәт булыр дип уйламадым.

Артемны көчләп мөселман диненә кертергә хокукым юк минем. Шулай да ул бүген мөселман динендә. Монда минем катнашым әллә ни дип әйтмәс идем. Кеше үзе теләмәсә, бу мәсьәләне көчләп хәл итеп булмый, әлбәттә. Шунысы бар: алар диндә үсмәгәннәр. Әтисе — керәшен, әнисе татар булганлыктан, йомырка да буяганнар, гает көнне коймак та ашаганнар. Аллаһы Тәгалә бер! Шулай да әнием мине никахсыз бирмәячәген әйтте, һәм Артем, берсүзсез ризалашты. Әлеге сорау үзеннән-үзе хәл ителде.

Артем, күрәсең, ялгышмаган. «Яныңда якын кешең булу — зур бәхет! Тормышка ашкан хыялым — Резедә белән гаилә кору. Әти-әни булдык, моннан да зур бәхет бар микән? Резедәнең, еллар үткәч: «Гомер буе синең белән яшәгәнгә үкенмим», — диюен ишетергә язсын. Бу да зур бәхет булачак! Дөньяның матурлыгын күреп яшәргә кирәк», — ди ул бер интервьюсында.

Резедә дә шул фикердә: «Арып кайтканнан соң, улымны, тормыш юлдашым Артемны күргәч, гаилә кочагына чумгач, арулар онытыла. Урманга чыгып керү көч бирә. Дус кызлар белән берәр җиргә чыгып керү дә тулыландыра. Әти-әни янына кайтсам, әни кочакласа, бик рәхәт булып китә. Мин әле һаман әни алдына менеп утырырга яратам һәм моннан бер дә оялмыйм. Әти-әни исән чакта, аларның җылысын тоеп, кадерләп, яратып каласы килә».

Фикер алышулардан чыгып, нәтиҗә ясыйсы гына кала, дуслар. Тормыш итәр өчен нәрсә кирәк? Сөйгән кешең булу яныңда. Ә ул кеше сиңа иптәш тә булсын киләчәктә, әлбәттә, сөйгән ярың да. Яшәр өчен иң мөһиме сәламәтлек, булган сәламәтлекне тагын саклау кирәк. Аннан башка яшәү — яшәү түгел, дуслар. Тагын нәрсә кирәк: әлбәттә, нәсел дәвамчысы Әскәр кирәк. Дөнья тулы түгел аларсыз. Яраткан эшең булу кирәк яшәгәндә, аралашу өчен — туганнар. Эч серләрең сыйган дуслар кирәк. Дуслар кырына әти-әни кирәк яныбызда. Киңәш бирүче дә бит — алар. Безгә гомер биргән әти-әни. Янәшәдә булсын гел алар. Безгә алар һәрчак кирәк-терәк. Иркәләп һәм назлап сөюче. Нишләсәк тә, алар безнең өчен эчтән генә янып көюче.

Клара ГАЙНЕТДИНОВА

Яшәү яме

Нәрсәдә ул яшәү яме —

Мәхәббәттә нур чәчкән?

Сөйгән ярыңның назлары —

Сыйпап яраткан чәчтән.

Биттән үбеп уятуы,

Иртән таңнар атканда.

Иркә сүзләр пышылдавы —

Күзләреңә бакканда.

Бәлки, ул балаларыңдыр,

«Әни», — диеп сарылган.

Китеп җитмәс, күңел тулып,

Үлеп-үлеп сагынган.

Раббың биргән тазалыктыр,

Җир җимертеп яшәгән.

Кайгы-хәсрәт сынавына,

Түзеп, каршы дәшмәгән.

Туган якның һавасыдыр —

Күкрәк тутырып сулаган.

Еллар үтеп, илгә кайтып,

Тамган яшең соңлаган.

Нәрсәдә соң яшәү яме,

Я, әйтегез кем белә?

Бу сорауга җавапны син

Көн саен, дустым, эзлә.

Сагыш сармас күңелеңә,

Яшәү матур күренер.

Чуак кояшыдай көлеп,

Дөньяң нурга төренер.

Флера Габдуллина

ТӘМАМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев