Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Язның соңгы көнендә Татарстанда яшенле яңгыр һәм +29 градуска кадәр җылы була

Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана.

Бүген, 31 майда, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана. Урыны белән яшен һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Җил көнчыгыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк, әмма урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Һава температурасы көндез 24-29 градуска кадәр җылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев