Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Язучылар скверында 12 эскәмия урнаштырылды

Һәрберсенең үз исеме.

Скверда тормышлары шәһәребез белән бәйле язучыларның исемнәре язылган 12 эскәмия урнаштырдылар. Мәсәлән, миләш агачлары астында «Марина һәм Анастасия Цветаевалар» дип язылган эскәмия куелды.

Апалы-сеңелле Цветаевалардан сул якта «Нина Саконская һәм Александр Соколовский», әни һәм ул, балалар язучылары. Александр Соколовский биредә Марина Цветаеваның улы белән бер яшьтә булган. Әмма нәкъ менә Алабугада ул дебют ясый: аның беренче язмалары җирле газетада басылып чыга. Ул вакытта «Новая Кама» газетасы «Сталин юлы» исеме белән басыла.

Александр Соколовский берничә китабында сугыш елларында Алабугада булуын күрсәтә. Һәм безнең шәһәребезне яхшы яктан гына искә ала, дип хәбәр итте Көмеш гасыр китапханәсе мөдире Андрей Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев