Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

«Язылу бүләк ит»: буыннарны берләштерүче акция

АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон язылу кампаниясен хуплап, 106 яшьлек алабугалыга газетага язылу бүләк итте.

2026 елның беренче яртыеллыгына «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылырга вакыт җитте. Һәм язылу кампаниясенең башы күңелле һәм символик вакыйга белән сөендерергә дә өлгерде. АМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон «Новая Кама» газетасына язылуны шәһәребезнең озын гомерле кешесе, 106 яшьлек Клавдия Михайловна Пустобаевага бүләк итте.

«Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе кысаларындагы бу ишарә — формальлек кенә түгел, ә өлкән буынга хөрмәт билгесе. Алар өчен газета — дөрес һәм ышанычлы мәгълүмат чыганагы.

Алабуганың тере тарихы булган Клавдия Михайловна өчен газета — туган шәһәре белән элемтәдә тору чарасы ул.

— Шундый матур бүләге өчен Елена Ефимовнага зур рәхмәт! Мин бик канәгать. Биредә күпме яшим, без һәрвакыт республика һәм Россия басмаларын алдыра идек. Элек газета-журналларга язылыр өчен чират тора идек бит! Хәзер мин ерак арага сирәк чыгам, ә болай кулыңа "Новая Кама«ның яңа номерын аласың — һәм яңалыкларны беләсең, шәһәрдә ниләр барганы турында укыйсың. Мин барысын да укыйм. Элекрецептлар бастыралар иде — миңа бу да бик ошый иде.

— Газета матур, шрифт яхшы, әйбәт укыла торган. Әни гомер буе укырга яратты һәм хәзер дә күп укый, — дип уртаклаша Клавдия Михайловнаның кызы Нина Николаевна.

Бу вакыйга — гади газетаның кыйммәтен бер дә югалтмавының иң яхшы дәлиле. Күпләр өчен, бигрәк тә өлкән буын өчен, газета уку — көннең мөһим өлеше, тикшерелгән яңалыклар һәм күңел тынычлыгы чыганагы.

Язылу кампаниясе дәвам итә. «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына язылырга өлгерегез һәм районыбыз вакыйгаларыннан хәбәрдар булыгыз. Үзегезгә һәм якыннарыгызга актуаль яңалыклардан, тере репортажлардан һәм тикшерелгән чыганактан алынган акыллы киңәшләрдән шатлык бүләк итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев