Язылу ункөнлеге: «Алабуга нуры»на ташлама белән язылырга ашыгыгыз
Ункөнлек 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
2 апрельдән 12 апрельгә кадәр «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарына почта бүлекчәләрендә ташлама белән язылырга мөмкин: «Алабуга нуры» — 846 сум (909 сум урынына), «Новая Кама» — 846 сум (963 сум урынына). Бу очракта газета өегезгә киләчәк.
Моннан тыш, альтернатив язылу тәкъдим итәбез. «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарын редакциядән, Үзәк китапханәдән, «Барс» яшьләр үзгеннән яисә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгеннән үзегез килеп алу шарты белән язылу 600 сум булачак.
Газеталарга Төзүчеләр урамы, 16А адресы буенча урнашкан редакциядә язылырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев