Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмын интернетта бушлай карарга мөмкин

Фильм Багдад илчелеге составында Идел буе Болгар дәүләтенә килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юл язмаларына нигезләнгән.

Бүген «Хозур» нәшрият йорты YouTube-та «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмын чыгарды. Бу хакта Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, нәшрият җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин фильмны төшереп дөньяга чыгарган төркем белән очрашуда хәбәр итте, дип яза ТР Диния нәзарәте. Шул рәвешле, хәзер кинофильмны барлык теләүчеләр интернет челтәрендә бушлай карый алачак.

«Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы — «Россия — ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме заказы буенча Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды ярдәме белән Татарстан мөфтиятенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төшерелде. Фильм Багдад илчелеге составында Идел буе Болгар дәүләтенә килгән гарәп дипломаты Әхмәд ибн Фадланның юл язмаларына нигезләнгән. Илчелекнең килүе Идел Болгарстанында 922нче елда ислам дине рәсми дин буларак кабул ителү белән бәйле.

Кинотасма 2022нче елда узган Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачышы булды һәм тамашачылар арасында зур кызыксыну уятты. Исегезгә төшерәбез, фестиваль вакытында «Ибн Фадлан» фильмы 4 тапкыр күрсәтелде һәм алар барысы да аншлаг белән узды. Быелның мартында фильм кинотеатрларда киң прокат белән чыккан иде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Фото: трейлердан скриншот 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев