Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Идел буе академиясендә ТР авыл мәктәпләре өчен тренер-укытучылар әзерлиләр

Программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.

Татарстанда аз комплектлы авыл мәктәпләре өчен киң профильле тренер-укытучылар әзерли башлаячаклар. Бу хакта Андрей Кузьмин белән әңгәмә барышында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

«Без ТР Президенты белән киңәшләштек, ул безнең фикерне хуплады, бу уку елыннан башлап интеграцияләнгән укыту формасын кертәбез, авыл мәктәпләре өчен махсус 50 кеше җыячакбыз һәм киң профильле белгечләр әзерләячәкбез», — диде Борһанов.

Бер педагог физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укыта алачак, шул ук вакытта аның укучыларны спорт секциясендә өйрәтү һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен дәвалау физкультурасы буенча дәресләр алып бару мөмкинлеге дә булачак.

«Безнең бит һәр район үзәгендә спорт корылмалары, клублар бар. Ставкалар да бар, ә әзерлекле кешеләр җитми», — дип ассызыклады ул.

Әңгәмәнең тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылган. Ввидеоверсияне «YouTube» сайтындагы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы каналында да күрергә мөмкин.

«Галстуксыз Андрей Кузьмин белән әңгәмә» программасындагы аралашуның телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев