Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Июль башыннан Алабуга фермаларында көн саен 114,7 тонна сөт савыла

Бу узган елның шул ук вакытына караганда 14 тоннага күбрәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә Алабуга терлекчеләренең беренче яртыеллык эшенә йомгак ясалды. Саннар буенча комментарийны тармак җитәкчесе Александр Косов бирде.

Бу вакыт эчендә мөгезле эре терлек саны артты һәм хәзер 10 734 тәшкил итә, шул исәптән 4 280 сыер (плюс 656), 1 июльгә сарыклар саны — 3 875, атлар — 351 булган, бу узган елның тиешле күрсәткеченнән сигезгә артык. Атлар асрауга җитди игътибар бирелә торган хуҗалыклар арасында — «Якты үзән» җәмгыяте, «АФ «Яңа Юраш» һәм Әхмәтҗанов КФХсы.

«Мир» җәмгыятендә мөгезле эре терлекләрнең баш санын шактый арттыруга ирешкәннәр, анда аларның гомуми саны хәзер 3 952 тәшкил итә (2023 ел дәрәҗәсенә карата плюс 330), шул исәптән 2063 сыер (плюс 434).

Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгында савым көтүе 300 башка арткан, анда мөгезле эре терлекләрнең гомуми саны — 1077. «АФ «Яңа Юраш» җәмгыятендә дә үсеш күзәтелә.

Ярты ел эчендә районда 19 227 тонна сөт савып алынган — 2023 ел белән чагыштырганда плюс 2 970. Бер сыерга исәпләгәндә бу 4 483 килограмм сөт тәшкил итә.

Ел башыннан тулаем савым Әхмәтҗанов КФХсында 64 процентка, «Мир» хуҗалыгында 40 процентка, «АФ «Яңа Юраш» җәмгыятендә 9 процентка арткан.

Бер сыерның уртача продуктлылыгы ярты елда: Әхмәтҗанов КФХсында 6 129 кг (плюс 1 717 кг), «Мир» җәмгыятендә — 4 835, "АФ "Яңа Юраш«та − 4 496.
***
Июль башыннан Алабуга фермаларында көн саен 114,7 тонна сөт савыла, бу узган елның шул ук вакытына караганда 14 тоннага күбрәк. Сыерның тәүлеклек продуктивлыгы хәзер 26,7 килограммга җиткән (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда плюс 0,5). «Мир» җәмгыятендә көн саен 64 тонна сөт (плюс 14,1), "АФ "Яңа Юраш«та − 21,7 тонна (плюс 1,2 тонна), Әхмәтҗанов КФХсында — 10,8 тонна (плюс 3,1 тонна) савыла.

Сыерның уртача продуктлылыгы буенча беренче урында — Әхмәтҗанов КФХ (тәүлегенә 36 кг), икенче урында — «Мир» ҖЧҖ (30,4 кг), өченче урында —«АФ «Яңа Юраш» АҖ — 27,1 кг.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев