Икътисадчы 1 сентябрьдән кемнәрнең пенсиясе артачагын әйтте
Бу хакта Икътисад фәннәре кандидаты сөйләде.
Августта 80 яше тулган пенсионерлар 1 сентябрьдән арттырылган пенсия ала башлаячак. Икътисад фәннәре кандидаты, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Августта 80 яше тулган пенсионерлар сентябрьдән арттырылган күләмдә пенсия ала башлаячак», — дип искәртте агентлык әңгәмәдәше.
Гамәлдәге закон нигезендә, 80 яшькә җиткәннән соң пенсионерларга картлык буенча иминият пенсиясенә арттырылган фиксацияләнгән түләү билгеләнә. Аның күләме 100 процентка арта.
2025 елда фиксацияләнгән түләү күләме 17 815,4 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев