ХӘБӘРЛӘР
Икътисади үсеш министрлыгы: сентябрьдә яшелчә һәм җиләк-җимеш 80 процентка арзанаячак
Сатып алучылар өчен уңай фараз быелгы уңышның яхшы булуына нигезләнгән дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
РФ Икътисади үсеш министрлыгында сентябрьдә азык-төлеккә бәя төшәчәк дип фаразлыйлар. Министрлык экспертлары мәгълүматлары буенча, бигрәк тә яшелчә һәм җиләк-җимеш сизелерлек арзанаячак - июнь ае белән чагыштырганда, бәяләр 80 процентка кадәр диярлек төшәчәк. Бу хакта "Известия" яза.
Әгәр министрлыкның фаразлары чынга ашса, көзгә яшелчә һәм җиләк-җимеш 5 тапкырга арзанаячак. Гомумән, Икътисади үсеш министрлыгы сентябрь башында азык-төлек бәясе, июнь белән чагыштырганда, 1,3 процентка төшәчәк.
Сатып алучылар өчен уңай фараз быелгы уңышның яхшы булуына нигезләнгән дип билгеләп үттеләр министрлыкта. Җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерүчеләр фаразларны хак дип белдерделәр.
tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев