Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иң еш очрый торган сорау: «Контракт төзү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?»

Бүген Чаллыда журналистларга контракт буенча хезмәт итү мәсьәләләре буенча 117 номерлы кайнар линиянең контакт-үзәге эше турында сөйләделәр.

Бу телефон номерына кемнәр еш шалтырата, армиягә алынасы кандидатлар өчен нинди критерийлар билгеләнгән һәм үзәк хезмәте белән чит ил кешеләре кызыксынуы турында «Татар-информ» репортажында.

«Чаллы һәм бөтен Татарстанга консультация үткәрәбез»
117 номерлы кайнар линиянең контакт-үзәге операторлары РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү турында барлык сорауларга җавап бирергә һәм контракт төзергә теләүчеләргә консультация үткәрергә әзер.

Әлеге үзәк Чаллыдагы бер бинаның тулы этажында урнашкан. Биредә 60ка якын кеше эшли. Мондый үзәк Казанда да бар.

Контракт буенча хезмәт итү турында кызыксындырган төрле сорауларга җавап алу өчен 117 номерлы кайнар линиягә шалтыратырга була. Өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча 122 номерлы кайнар линия эшләвен дәвам итә.

«Безнең контакт-үзәк 2023 елның мартында ачылды. Без контракт буенча хезмәт итү өчен кандидатларга консультация үткәрәбез. 117 номерлы кайнар линия эшләгән дәвердә ике үзәккә дә — Чаллы һәм Казанга 12 меңгә якын шалтырату килде», — дип сөйләде контакт-үзәкнең операцион директоры Алексей Сиитов.

Аның сүзләренчә, кандидатларны күбрәк контракт төзү шартлары турында сораулар, сәламәтлек һәм яшь чикләүләре кызыксындыра.

«Иң еш очрый торган сорау: «Контракт төзү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?» Без кандидатларга нинди документлар җыярга кирәклеген, иң якын урнашкан хәрби комиссариат адресын һәм аның эш вакытын әйтәбез. Алга таба кандидат инде хәрби комиссариат белән эшли», — дип өстәде Сиитов.

Татарстаннан теләге булган һәркем Казандагы «Батыр» контракт буенча хезмәткә кабул итү үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Анда консультация бирәләр, рекрутер белән таныштырып, медицина комиссиясен чиратсыз үтәргә ярдәм итәләр. Тулы рәсмиләштерү өчен якынча бер тәүлек вакыт кирәк. Икенче көнне ул бүленеш үзәгендә контрактка кул куя алачак.

«Җавапсыз калган шалтыратулар юк»
Алексей Сиитов сүзләренчә, контракт буенча хезмәт итү белән күбрәк хәрби тәҗрибәсе булган ир-атлар, медицина белеме булган хатын-кызлар һәм чит ил кешеләре кызыксына.

Хатын-кызларны түбәндәге критерийлар буенча сайлыйлар: кандидат хәрби исәптә торырга, медицина белгечлеге булырга һәм 45 яшьтән дә өлкәнрәк булмаска тиеш. Ә ир-атлар арасында кандидатлар өчен төп критерийлар: 18 яшьтән алып 65 яшькә кадәр булуы һәм кешенең сәламәтлеге.

«Чит ил кешеләренә турыдан-туры сайлап алу пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Контракт буенча 6 ай хезмәт иткәннән соң, һәр чит ил кешесенә Россия гражданлыгы бирелә», — дип өстәде ул.

«Цифрлы технологияләр» контакт-үзәге клиентлар сервисы җитәкчесе Елена Мирошниченко Чаллы һәм Казандагы ике контакт-үзәкнең дә синхрон рәвештә эшләвен һәм эш күп булганда бер-берсен алмаштыра алуын әйтте.

«Һәр шалтырату операторга барып ирешәчәк. Шалтыраткан кеше үзенең соравы буенча тулы мәгълүмат ала ала. Бездә җавапсыз калган шалтыратулар юк. Һәр оператор дөрес җавап бирергә һәм кандидатны бутамаска тиеш», — диде ул.

Контакт-үзәктә эшләүчеләр өчен төп таләп: кеше белән әдәпле һәм дөрес итеп сөйләшә белү. Шулай ук стресска каршы торучанлык һәм компьютерда эшли белү дә мөһим.

Кандидатларның сорауларына җавапны контакт-үзәк операторы эчке мәгълүмат базасыннан ала. Мәгълүмат базасы реаль вакыт режимында яңартылып тора. Әгәр дә шалтыраткан кешенең соравына җавап бирә алмыйлар икән, бу сорау Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгына җибәрелә. Берникадәр вакыттан соң аңа рәсми җавап кайтарыла һәм аны контакт-үзәкләр җитәкчеләренә тараталар. Алар аны базага кертеп, бу хакта операторларга җиткерәләр. Аннары бу сорау белән кызыксынган кешегә кабат шалтыраталар.

Кайнар линия тәүлек әйләнәсе һәм тәнәфессез эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев